16+

Регина, юлда карап кына йөр: Россиядә нинди исемле кешеләр юл-транспорт һәлакәтенә ешрак эләгә

Юл һәлакәтенә иң еш эләгүче биш исем аталды. Статистика 2023 елның гыйнварыннан июнь аена кадәр җыелган. Бу хакта «Согласие» иминият компаниясе хәбәр итә

Юл һәлакәтенә иң еш эләгүче биш исем аталды. Статистика 2023 елның гыйнварыннан июнь аена кадәр җыелган. Бу хакта «Согласие» иминият компаниясе хәбәр итә

Россия буенча Регина исемле хатын-кызларда авария күрсәткече иң югары булып чыккан, 15 процент тәшкил итә. Юл-транспорт һәлакәтләре аркасында иминият түләүләре өчен мөрәҗәгать итүчеләр арасында алар беренче урында.

Икенче урында Данила исемле ирләр – 14 процент. Дарья исемле хатын-кызлар авария китереп чыгаручылар арасында өченче, 13 процент. Исемлектә шулай ук Никита һәм Елизавета исемнәре дә бар (12 процент).

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading