16+

Россия Герое Раил Габдрахманов сайлауларда тавыш биргән

Россия Герое Раил Габдрахманов 15 март көнне сайлау участогы ачылгач ук, Россия Президентын сайлауда тавыш биргән.

Россия Герое Раил Габдрахманов 15 март көнне сайлау участогы ачылгач ук, Россия Президентын сайлауда тавыш биргән.

Раил Мәскәү өлкәсендәге сайлау участогына хатыны, улы Осман белән барган.

Россия Герое Россиядә яшәве һәм ил башлыгын сайларга хокукы булуы белән горурлануын әйтте. Хәзер Раил Габдрахманов Мәскәүдә яши, хәрби югары уку йортларының берсендә белем ала.

Исегезгә төшерәбез, майор Раил Габдрахманов Әлки районы Базарлы Матак авылында туып–үскән. Батыр егетебез Украинада махсус хәрби операция барышында каһарманлык үрнәге күрсәтте. Аның җитәкчелегендәге танк ротасы каршы якның берничә танкына каршы тора. Берничә тәүлеккә сузылган бәрелештән Раилнең командасы каршы як сугышчыларының оборонасын бәреп чыга, шул ук вакытта өч Украина танкын һәм 15 сугышчыны юк итә. 

Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 15 июлендәге Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен майор Габдрахманов Раил Наил улына Россия Федерациясе Герое исеме бирелде һәм аңа Алтын Йолдыз медале тапшырылды. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен бүләкне татарстанлыга Россия Оборона министры Сергей Шойгу тапшырды.

Россия Президентын сайлаулар 15-17 мартта узачак. Сайлау участогында 8:00дән 20:00гә кадәр тавыш бирергә мөмкин. Сайлауларда дүрт кандидат катнаша: Владислав Даванков, Владимир Путин, Леонид Слуцкий һәм Николай Харитонов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading