Мастер-класс 2 нче гимназиядә урнашкан сайлау пунктында оештырылган.
Скопировать ссылку
Мастер-класс 2 нче гимназиядә урнашкан сайлау пунктында оештырылган.
Мондый чараның инициаторы булып «Яшь гвардия» нең җирле бүлеге җитәкчесе Роман Епанешников тора. Бу хакта "Алабуга нуры" басмасы хәбәр итә.
- Бездә өч көн дәвамында Россия Федерациясе Президентын сайлаулар барачак. Бу безнең илдәге һәр кеше өчен бик мөһим вакыйга. Сайлаулар-бәйрәм, һәркем үз карашын күрсәтә алган вакыт. Без яшь гвардиячеләр белән бергә кешеләрне бу эшчәнлеккә җәлеп итү өчен маскировка челтәрләренең үрелүен күрсәтәбез. Алабугалылар сайлауларга килгәч, безнең шәһәрдә актив гражданлык позициясе күрсәтүче һәм махсус хәрби операция зонасында булган сугышчыларыбыз өчен маскировка челтәрләре үреп торучы инициативалы кешеләр барлыгын күрсеннәр иде.
Роман билгеләп үткәнчә, мастер-класста катнашырга теләүчеләр аз түгел. - Кызыксынучылар да бар. Без кешеләргә моның ни өчен һәм ничек эшләнгәнен аңлатабыз. Челтәрләр бик мөһим һәм безнең сугышчыларга кирәк, алар чыгым материалы кебек, шуңа күрә алар һәрвакыт җитми, – ди Роман Епанешников.
Комментарийлар