16+

Россиядә БДИда имтихан сыйфатында гарәп телен кертергә мөмкиннәр

Россия Мәгариф министрлыгы ике елдан соң БДИда гарәп телен сайлау буенча 6 нчы имтихан сыйфатында кертергә планлаштыра.

Россия Мәгариф министрлыгы ике елдан соң БДИда гарәп телен сайлау буенча 6 нчы имтихан сыйфатында кертергә планлаштыра.

 Бу хакта ведомство башлыгы Сергей Кравцов хәбәр итте дип яза ТАСС.

«Без ике елдан соң Бердәм дәүләт имтиханына — үзәкләштерелгән тестлаштыруга — алтынчы имтихан сыйфатында гарәп телен кертергә планлаштырабыз», - дип хәбәр итте Кравцов Мәскәү өлкәсе гимназиясенә визиты вакытында. 

Мәгариф министрлыгы башлыгы сүзләренчә, ноябрь аенда Примаков исемендәге гимназиядә хәзерге дөньяда гарәп телен укыту мәсьәләләренә багышланган беренче форум узачак. Анда дөньяның 10нан артык иленнән галимнәр һәм педагоглар катнашыр дип көтелә.

Владимир Путин һәм Мөхәммәд бен Заид Әл Нахайян бүген әлеге гимназиядә булган. Кравцов аларга ике ил арасында мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне үстерү перспективалары, шулай ук укучылар һәм укытучылар арасында алмашуны киңәйтү планнары турында сөйләгән. Министр билгеләп үткәнчә, 2021 елда Абу-Дабида әлеге уку йортының филиалы ачылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading