16+

Россиядә гарәп теле буенча БДИ барлыкка киләчәк

Ике елдан Бердәм дәүләт имтиханын гарәп теленнән бирү мөмкинлеге барлыкка киләчәк, дип яза «Российская газета». Бу хакта мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов белдергән.

Ике елдан Бердәм дәүләт имтиханын гарәп теленнән бирү мөмкинлеге барлыкка киләчәк, дип яза «Российская газета». Бу хакта мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов белдергән.

- Без ике елдан Бердәм дәүләт имтиханына сайлау буенча алтынчы имтихан сыйфатында гарәп телен кертергә планлаштырабыз, дигән Кравцов.
Россия мәктәпләрендә гарәп дәресләре һәм аның нәтиҗәсе буларак, бу тел буенча БДИ барлыкка килү мөмкинлеге турында  2023 ел ахырында Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев сөйләгән иде. Бүген гарәп теле Россиянең берничә субъектында теологик һәм педагогик вузларда укытыла.
Сүз уңаеннан, бер еллап элек Россиягә Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең мәгариф министры килде. Музаев сүзләренчә, анда балалар рус телен өйрәнсеннәр өчен
рус мәктәпләре, ә бездә гарәп дәресләре барлыкка килү өчен ике яклы кызыксыну бар.
Аңлашыла, бу эш җиңел түгел. Шуңа күрә сүз ике елдан соң гына кертелү турында бара: тиешле квалификациясе булган педагоглар, программалар һәм дәреслекләр барлыкка килергә тиеш.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading