16+

Россиядә ломбардлар эшчәнлеген катгый контрольгә алачаклар

Россия Финанс министрлыгы «кыйммәтле металлар һәм кыйммәтле ташлар турында» Федераль законга төзәтмәләр әзерләгән.

Россия Финанс министрлыгы «кыйммәтле металлар һәм кыйммәтле ташлар турында» Федераль законга төзәтмәләр әзерләгән.

Әгәр алар кабул ителсә, гражданнар кайбер зәркән эшләнмәләрен ломбардка тапшыра алмаячак. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Залог буларак ломбард кабул итәргә тиеш булмаган әйберләр исемлеген Федераль Проба палатасы билгеләгән инде. Документта билгеләп үтелгәнчә, ясалышы, җитештерелүе ягыннан шикле булган эшләнмәләрне ломбардлар кабул итәргә тиеш түгел. Мәсәлән, кыйммәтле металл яки таш самородогының законлы хуҗасы булып бары тик аны чыгару, җитештерү компаниясе генә тора.

"Әгәр гражданин ломбардка самородок тапшырса, димәк, ул аңа законсыз юл белән эләккән. Бу шулай ук кыйммәтле металл булган сәнәгать эшләнмәләренә дә кагыла, алар предприятиедән урланырга мөмкин", - дип аңлата Проба палатасы.

Ломбардка тапшырырга ярамый торган кыйммәтле металлар һәм ташлар булган эшләнмәләр исемлеген гамәлдәге кагыйдәләре буенча расларга планлаштыралар. Эшкәртелмәгән асылташлар, ювелир ярымфабрикатлар, шулай ук дәүләт медальләре һәм орденнары кабул ителергә тиеш түгел, диелә материалда.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, яңалыклар кыйммәтле металлар һәм ташларның законсыз әйләнеше күләмен киметергә мөмкинлек бирәчәк. "Чаралар акланган һәм шул исәптән контрабанданы булдырмауга юнәлдерелгән", — дигән Президент академиясенең "Россия — ОЭСР" үзәге эксперты Гасан Рамазанов. 2024 елның беренче яртыеллыгында физик затлар тарафыннан 537 млн сумлык кыйммәтле ташлар, металл һәм зәркән әйберләрен законсыз рәвештә кертүне һәм чыгаруны Федераль таможня хезмәте булдырмый калган.

2024 елның сентябреннән банклар бриллиантлар белән операцияләр турында хисап тотачак. Чаралар кыйммәтле әйберләр әйләнешен контрольдә тотуны арттыруга, шулай ук сатып алучылар мәнфәгатьләрен яклауга юнәлдерелгән.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading