16+

Россиядә педагогларны мыскыл иткән өчен штраф күләмен арттырырга тәкъдим ителә

Дәүләт Думасы депутаты Яна Лантратова Россия административ хокук бозулар кодексын «Педагогик хезмәткәрне мыскыл итү» маддәсе белән тулыландырырга, шулай ук мондый гамәл өчен штрафлар күләмен арттырырга тәкъдим итте.

Ул аңлатканча, тәкъдим ителгән чара укытучыларның намусын һәм дәрәҗәсен түбәнсетүне кисәтү, аларны яклау механизмын булдырырга мөмкинлек бирәчәк, шулай ук педагогик хезмәткәрләрнең җәмәгатьчелек тарафыннан танылуын һәм Россия җәмгыятендә аларның статусын арттырачак.

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин исеменә мөрәҗәгатьтә гражданнар өчен 5 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазифаи затлар өчен 50 меңнән 100 мең сумга кадәр, юридик затлар өчен 200 меңнән 500 мең сумга кадәр штраф рәвешендә җаваплылык билгеләргә тәкъдим ителә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading