16+

Россиядә сөт продукциясе кыйммәтләнгән

Россия кибетләрендә бер шешә сөтнең бяәсе уртача 14,7 процентка кыйммәтләнгән.

Россия кибетләрендә бер шешә сөтнең бяәсе уртача 14,7 процентка кыйммәтләнгән.

2023 елның ноябрь башыннан Россиянең ваклап сату кибетләрендә 900 миллилитр күләмендәге бер шешә сөтнең бәясе уртача 14,7 процентка арткан һәм 86,6 сум дәрәҗәсенә җиткән. Россиядә бу продукциянең сизелерлек кыйммәтләнүе турында «Известия» газетасы хәбәр итә.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, 2024 ел башында Россиядә сөткә ваклап сату бәяләре чагыштырмача тотрыклылык күрсәтте. Әмма җәй ахырына вәзгыять үзгәрде. Көз башыннан кибетләрдә бу продукциянең бәясе яңадан үсешкә күчте, уртача 8,9 процентка артты.

Базарда катнашучылар мондый динамиканы берничә фактор белән бәйли. Төп сәбәпләр исәбенә алар сөт җитештерү үзкыйммәтенең кискен артуын кертә. Сөт җитештерүчеләрнең милли берлеге башлыгы Артем Белов мәгълүматлары буенча, 2022 елдан илдә бу күрсәткеч 24 процентка арткан. Әлеге чорда продукция эшкәртүнең үзкыйммәте категориясенә карап уртача 15-18 процентка кыйбатланган.
Моннан тыш, предприятиеләрнең азыкка, энергия ресурсларына һәм җиһазларга хезмәт күрсәтүгә чыгымнары да арткан, дип ачыклык керттеләр берлекнең матбугат хезмәтендә. Шулай ук мөһим фактор булып Үзәк банкның төп ставкасының елына 21 процентка кадәр кискен күтәрелүе тора. Нәтиҗәдә, сентябрьдә чималның уртача бәясе, НДСны исәпкә алмыйча, литры өчен 35-38 сум тирәсе тәшкил иткән, дип чаң суга белгечләр.

Россиядә сөт белән бергә тагын бер төп азык–төлек продукты да сизелерлек кыйммәтләнде. «Руспродсоюз» ассоциациясе башлыгы урынбасары Дмитрий Леонов белдергәнчә, 2024 елның октябрь уртасына Россия ваклап сату челтәрләрендә атланмайга уртача бәя 70 процентка арткан.

"Контур.Маркет" оешмасы аналитиклары бәяләре буенча Архангельск өлкәсендә (+ 65 процент), Красноярскта (+ 61 процент) һәм Томск өлкәсендә (+ 51 процент) сөткә бәяләр нык арткан. Бу фонда Россия тест режимында әлеге продукциянең эчке базарда кытлыгын булдырмас өчен Төркия һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән (БГӘ) ак май сатып ала башлады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading