16+

Россиялеләрнең бер төр азык-төлеккә чыгымнары кискен арткан

11 декабря 2024, 10:03
411
0
0
Уку өчен 2 минут

РИА Новости: Россиядә кызыл икрага уртача чек ноябрьдә 25 процентка арткан.

РИА Новости: Россиядә кызыл икрага уртача чек ноябрьдә 25 процентка арткан.

2024 елның ноябрь нәтиҗәләре буенча Россия ваклап сату кибетләрендә кызыл уылдыкка уртача чек 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 25 процентка арткан һәм 4015 сум булган. Әлеге төр азык-төлеккә чыгымнарның кискен артуы турында РИА Новости хәбәр итә.

Экспертлар билгеләп үткәнчә, россиялеләрнең кызыл икрага чыгымнары кара төстәгесенә караганда өч тапкыр үскән. Хисап чорында гражданнарның уылдыкның соңгы төренә чыгымнары 8 процентка гына арткан. Ноябрьдә Россия ваклап сату челтәрләрендә кара икрага уртача чек 3520 сум дәрәҗәсенә җиткән.

Моңарчы РИА Новости агентлыгы октябрь нәтиҗәләре буенча Россиядә кызыл уылдык килограммының уртача бәясе 8 мең сумнан артып китте, дип хәбәр иткән иде инде. Көзнең икенче аенда бу продукциягә уртача бәяләр илдә 8104 сумга җиткән.

Хисап чорында кызыл икраның иң югары уртача бәясе Кырымда теркәлгән. Анда әлеге продукциянең килограммының уртача бәясе 11 мең сум тәшкил иткән. Бу күрсәткеч буенча ТОП-3кә Мурманск өлкәсе (10,5 мең) һәм Мәскәү өлкәсе (10,1 мең) кергән. Кызыл икрага иң арзан бәяләрне экспертлар Удмуртиядә (анда килограммны уртача 3,7 мең сумга сатып алырга мөмкин булган) һәм Тывада (4,9 мең сум) теркәгәннәр.

Кызыл уылдыкның кискен кыйммәтләнүенең төп сәбәпләре буларак экспертлар Ерак Көнчыгышта, Сахалинда һәм Камчаткада балык тотуның сизелерлек кимүен, шулай ук браконьерлар эшчәнлеге артуын атады. Бу фонда аналитиклар Россиядә кызыл уылдыкның Яңа ел бәйрәмнәренә 20 процентка кыйммәтләнүен фаразлыйлар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading