16+

Рөстәм Миңнеханов Казахстан премьер-министрына татар чапанын бүләк иткән

18 декабрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан премьер-министры Алихан Смаиловка татар чапанын бүләк иткән.

18 декабрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казахстан премьер-министры Алихан Смаиловка татар чапанын бүләк иткән.

Бу хакта Миңнеханов үзенең телеграмма-каналында язган.

Ул хәбәр иткәнчә, бүген БДБ илләре хөкүмәтләре башлыклары делегациясе ВДНХда «Россия» форумында Татарстан стендында булды. Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика БДБ илләре белән ныклы эшлекле һәм дустанә мөнәсәбәтләр төзи.

"БДБ илләре белән Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 2,5 миллиард долларга җитте! Бу саннарны арттырырга тырышыйк!",- дип билгеләп үтте Татарстан Рәисе.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading