“Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медале белән Бөек Ватан сугышында катнашучылар Габделвахит Шәмсетдинов һәм Юрий Шастин бүләкләнде. Татарстан Республикасының "Фидакарь хезмәте өчен" медаленә Бөек Ватан сугышы ветераны Фирдәвес Мөлекова лаек булды.
Әхәт Юлашев бу бүләкне үзе җитәкләгән оешма эшчәнлеге өчен алуын белдерде. “Без бу бүләккә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы алдыннан тапшырылуы өчен аеруча шат. “Дуслык” ордены безне бердәм булып республиканы алга этәрүгә рухландыра. Без сезнең җитәкчелек астында республика алдындагы бурычларны хәл итәчәкбез”, - дип ышандырды.
Сугыш ветераны Юрий Шастин җавап итеп чыгыш ясады. “Мин бу җирдә икенче тапкыр басып торам. 45 елда бу җиргә генерал Булатов җитәкчелегендә 96 нчы укчылар дивизиясе килеп урнаша. Ул сугышның бөтен җиреп йөреп чыгып, Татарстанга үзенең 96 нчы дивизиясен алып килде. Мин монда 34 ел хезмәт иттем. Бу җир изге җиргә әйләнде. Хөкүмәт тә дөрес эшләде. Рус һәм татарлар дуслыгы көннән-көн ныгысын. Без Президентка, Хөкүмәткә безне кайгыртканнары өчен рәхмәтле”, - дип белдерде.
Алга таба бертөркем хезмәт алдынгыларына мактаулы исемнәр бирелде. “Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе” исеменә Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршында Татарстанның юл-транспорт комплексын үстерү буенча Баш идарәсе директоры ярдәмчесе Рафаил Фоварисов лаек булды. “Газпром трансгаз Казан” ширкәте хезмәткәрләре Әсхәт Гайнетдинов һәм Дамир Хәертдиновка “Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре” мактаулы исеме бирелде.
“Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” ордены белән Татарстан буенча Росреестр идарәсе башлыгы Азат Җаббаров, Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты каршындагы экспертлар советы рәисе Валентина Липужина, хезмәт ветераны Биктимер Мөрәсов бүләкләнде. Нефть һәм газ сәнәгате ветераны Фәрит Газизуллинга “Дуслык” ордены тапшырылды. Валентина Липужина җавап сүзендә 50 еллык хезмәтенә югары бәя бирелгәне өчен рәхмәтен җиткерде. “Без Татарстанда икътисади проблемаларның ни рәвешле хәл ителүен күреп яшибез. Монда күп төрле милләтләр яши, монда үзеңне хезмәттә, фәндә, спортта күрсәтү өчен мөмкинлекләр җитәрлек, без авыл-шәһәрләр ничек үсеш алуын күрәбез. Рөстәм Нургалиевич, Россия Федерациясендә безнең республика статусын күтәрүегезне күрәбез, моның өчен Сезгә зур рәхмәт!” – диде.
Комментарийлар