16+

Резедә Әхмәтвәлиева: «Фирдүснең өйләнгән булуына ышанмадым, хәтта паспортын күрсәтте»

Җырчы Резедә Әхмәтвәлиеваны күпләр Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның тормыш иптәше буларак белә.

Резедә Әхмәтвәлиева: «Фирдүснең өйләнгән булуына ышанмадым, хәтта паспортын күрсәтте»

Җырчы Резедә Әхмәтвәлиеваны күпләр Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевның тормыш иптәше буларак белә.

Аның моңлы тавышына гына түгел, тыйнаклыгына да сокланырлык. Ачык йөзле, җиңел, рәхәт кеше. Мин аны курыкмыйча идеаль хатын дип тә атый алам. Резедә Әхмәтвәлиева белән гаилә һәм иҗат турында фикерләштек. 

Резедә ни өчен сәхнәдән читләшкән?

— Резедә сез бүген күбрәк нинди роль башкарасыз. Җырчымы, әниме әллә хатынмы?

— Үземне җырчы итеп хис итмим, дөресен әйткәндә. Әлегә мин яраткан иремнең яраткан хатыны, әни. Әгәр җырчы булуны максат итеп куйсаң, аңа тулысынча бирелергә кирәк. Сәхнә тормышын һәм гадәти кеше тормышын бергә тигез алып бару кыен. Фирдүс: «Сәхнәгә чык инде, әйдә концерт куябыз, әйдә җыр яздырабыз. Синең бит шундый моңлы тавышың», — дип гел «сүгеп» тора.

  • Әле миңа: «Сезне Фирдүс махсус җырлатмый», — дип тә язалар. Юк, алай түгел. Гел сәхнәгә, иҗатка өндәп тора. Әмма әлегә үземне күбрәк гаиләмә, балаларыма багышлыйм. Моңа өстәп, мин ерак аларга чыгып китергә, айлар буе гастрольдә йөрергә әзер түгел. Балалар бераз үскәч, бәлки, карашларым үзгәрер. Ә хәзер мин —гаилә кешесе. 

Тямаева. Фото: Илгизә

— Сәхнәне сагынмыйсызмы?

— Артист — тынгысыз һөнәр. Билгеле эш вакыты да, ял вакыты да юк. Бер сезон тәмамлана, икенчесенә әзерләнә башлыйсың. Бу өлкәнең эчке "кухня«сы күз алдымда булгач, аны бик яхшы аңлыйм. Читтән караганда, җырчы һөнәре — җиңел һәм рәхәт. Сәхнәдә җырлыйсың, яңа костюмнар киеп карыйсың, яңа шәһәрләргә барасың. Әмма бу — эшнең нибары 5 проценты гына. Фирдүс көне-төне чаба, башкача булдыра да алмый.

  • Мин хәтта кайвакыт үзем дә аны социаль челтәрләр аша гына күзәтәм. Шалтыратып эшеннән бүлдерәсем килми. Танылу, популяр булуның да үз кимчелеге бар. Кайвакыт театрга килгәч, тамашачылар: «Сез нишләп йөрисез монда?» — дип сорап куя. Ә без дә бит шундый ук гади кешеләр... Дөрес, мин сәхнәдә булмасам да, гел җырлап торам. Тавышка, әлбәттә, эшләп торганда рәхәт. 

— Фирдүснең гаиләсе турында күп беләбез. Ул гап-гади авыл малае икәнен горурлык белән әйтә. Сез дә аның кебек «колхозник»мы?

— Әти — Аксубайның Яңа Үзи авылыннан, әни — Кайбыч районы Чүти авылыннан. Мин дә авылда тудым. Башлангыч мәктәпне авылда тәмамладым. Аннан Нурлатка укырга киттем. 3 ел апаларда яшәдем. Әтигә Нурлатта фатир биргәч, гаиләбез тулысынча Нурлатка күченде. Мин дә Фирдүс әйтмешли, колхоздан.

Әти — мәдәният йортында эшләп алды, аннан нефть эшкәртү өлкәсенә кереп китте. Әни — фельдшер булып эшләде. Авыл җирендә тырышып эшләгән кешеләр! Моның бер оятын да күрмим. Авыл халкы барыбер чыдам, көчле була. Карарларны тиз кабул итә, беркайчан югалып калмый. Авыл тәрбиясен алу — бәхет әле ул.

Тямаева. Фото: личный архив

Резедә Әхмәтвәлиева ни өчен медицина белеме алырга булган?

— Сезнең өстәмә рәвештә медицина белемен алу да, димәк, әниегезнең һөнәре белән аңлатыла?

— Бәлки, аның да йогынтысы булгандыр. Мин кечкенәдән медицина белән кызыксындым. Кечкенәдән кан басымын үлчәргә, укол ясарга да өйрәндем. Әмма укырга керү турында уйламадым. Улыбыз Кәримне тапкач, берникадәр төшенкелеккә бирелеп алдым. Үземне үсештән туктаган, бер урында тапталып торган кебек хис иттем. Психолог игътибарны гаилә мәшәкатьләреннән тыш укуга да бүлеп бирергә киңәш итте.

Кайда һәм нинди һөнәр алырга теләвемне бер төн эчендә хәл иттем. Күрәсең, миңа шушы этәргеч кирәк булгандыр. Дөресен әйткәндә, мин гел төрле курслар үтеп, өйдән укып торырга тырыштым. Әмма өйдә булгач, гадәти тормыш мәшәкатьләренә бүленәсең. Бу юлы инде кичке уку бүлегенә кереп, чыннан да, укырга йөрдем. 4 ел үтеп китте, шөкер. Кызыбыз Мәрьям тугач, укуны ташлау теләге булгалады. Җиңел генә бармады. Кызыбыз бик нык елады. Көнем дә, төнем дә калмады. Әмма башлаган эшне дә ярты юлда ташлыйсы килмәде. Баш миен һәрвакыт эшләтеп торырга кирәк. Шуңа күрә хәзер гарәп һәм инглиз телен өйрәнергә телим.

— Медицина буенча эшлиячәксезме? Бу уку үзен аклыймы?

— Өч көнлек дөньяда яшибез бит. Әти-әниләр дә яшәрми. Ә медицина буенча белемең булу беркайчан артык түгел. Гомумән, белемнең артык булганы юк. Бәлки, кемнәрдер минем укып йөрүне аңламагандыр: «Дипломын сатып алган», — дип тә уйлагандыр. Әмма мин төгәлекне яратам, күп әйбергә үтә җаваплы карыйм. 

Тямаева. Фото: Илгизә

Фирдүс белән танышуның кызыклы тарихы

— Гаилә коруга да, димәк, бик җаваплы карагансыздыр? Фирдүс белән танышканда аның турында нәрсә уйлаган идегез?

— Беркайчан киләчәкне алдан планлаштырмадым. «Аллаһка тапшырдым, дөрес уй бир, юл күрсәт», — дип тели идем. Миңа язганы — миңа була. Мин мәктәптә укыган елларда Фирдүс район бәйрәмнәрен алып бара иде, мәдәният өлкәсендә эшли иде инде. Без таныш булмасак та, бер-беребезне белдек, чөнки гел төрле мәҗлес, чараларда бергә эшләдек. Дөресен әйткәндә, мин Фирдүсне өйләнгән дип уйлый идем.

Бервакыт татар дискотекасына җырларга бардым. Ә Фирдүс бу чараны алып барды. Якташ, белгән кеше булгач, үзем килеп исәнләштем. Чара тәмамлангач, Фирдүс: «Мин сине таныдым», — диде. Сөйләшеп киттек, озатып куярга тәкъдим итте. Ә мин: «Син өйләнгән, мин гаиләле кешеләр белән аралашмыйм», — дидем. Фирдүс өйләнмәгән булуын исбатларга тырышса да, ышанмадым. «Мин ир-атларны беләм, алдыйсың», — дип тә әйттем әле. Кинолардан карап белә идем инде, беләм дип әйтүем шул (көлә). Ышанмагач, Фирдүс хәтта паспортын ачып күрсәтте. Менә шулай аралаша башладык. Аннан бергә мәҗлесләрдә эшләдек.

— Гаилә корганда сезгә 22 яшь булган. Фирдүс сездән 9 яшькә өлкәнрәк. Әти-әниләрегез каршы килмәдеме?

— Әти-әни миңа сиздерергә тырышмаса да, башта курыктылар. Әмма иҗат кешесе булуга каршы килмәделәр. Чөнки бу алар өчен ят өлкә түгел. Мин балачактан төрле чараларда, бәйгеләрдә чыгыш ясадым. Концертлардан бушап, өйгә кич кенә кайтып керә идем. 

Тямаева. Фото: личный архив

«Безнең туй да булмады»: өч баладан соң яңа тәкъдим

— Фирдүс быел сезгә тагын бер тапкыр тәкъдим ясады. Моңа кадәр ясамаган идеме әллә?

— Кинода кебек тезләнеп, чәчәк бәйләмнәре бүләк итеп тәкъдим ясау булмады. Сүз белән генә вәгъдәләштек тә, никах укыттык. Әле никах укыткан көнне дә Фирдүс тиз генә өйләнде дә, башкаларны өйләндерергә, мәҗлес алып барырга китте. Күрәсең, бу хәл дә күңелендә калгандыр. "Татнефть-арена«да концертка бик озак әзерләнделәр. Эше бик тыгыз иде, әле шундый вакытта да, миңа бүләк ясарга көч һәм вакыт тапканына шаккаттым.

  • Миңа тәкъдим ясар дип бөтенләй уйламадым. Хәтта сәхнә янындагы чәчәк бәйләмнәрен дә күрмәдем. Аллаһы Тәгалә теләсә, күзләрне дә каплый икән. Безнең туй да булмады. Гаилә корган елларда икебез дә кеше туенда эшләп тәмам арган идек. Кызыгын күрмәдек. Хәзер өч балабыз бар, Фирдүс туй ясарга тәкъдим итә (көлә). Бер карасаң, җыелырга бер сәбәп инде. Бәлки, булыр да.

— Сез бигрәк сабыр кешегә охшагансыз. Шулаймы?

— Борчуларымны күрсәтергә яратмыйм. Үз эчемнән генә уйлап йөрим, әмма сиздермим. Нәрсәнедер көтсәм дә, хисләремне күрсәтеп бетермим. Фирдүс тә сабыр. Әмма сабыр кеше төрле була. Ул да көтә, әмма үзенчә. Аның эмоцияләре ташып тора.

Резедә Мәрьям тугач кичергән авыр чор турында сөйләде

— Бала тугач, хатын-кыз төшенкелеккә бирелеп ала диләр. Сездә дә булдымы?

— Башка нинди генә уйлар килмәде. Кызыбыз Мәрьям тугач ук бертуктаусыз елады. Ярты сәгать кенә йоклап алды да, тагын еларга тотынды. Нинди генә табибларга, мәчеткә, өшкерүчеләргә бармадык. Ярдәм итмәде. Балама берничек тә ярдәм итә алмагач, чарасызлыктан үзем дә утырып елый идем. Көн дә шул хәл кабатлана. Акылдан шаша яздым, чын. Кайвакыт: «Яшисем килми», — дип тә уйлап куйдым.

Бала еламаса да, колагыма елаган тавышлар ишетелде. Аллаһы Тәгаләгә бу авыр чорны үтәргә ярдәм итүенә рәхмәт. Туганнар, якыннар да ярдәмгә килде. Аларга да рәхмәтлемен. Өйнең җылысы беткән иде. Бер айдан Мәрьямгә яңадан исем кушарга булдык. Шул көнне сабый рәхәтләнеп, тынычлап йоклады. Сихәте булгандыр дип ышанасы килә. Исемнәр аерым дөнья бит ул. Кайбер исемне сабый күтәрә дә алмый икән. 

— Фирдүс безнең әңгәмәбездә: «Резедә акчаны сорап ала», — дигән иде...

— Мин шулай өйрәнгән. Акчаны каядыр тотам икән, әйтеп куям. Фирдүс андый таләп куймый. «Ник сорап торасың?» — дип сүгә. Миңа шулай рәхәт. Фирдүс: «Мин эшләгән акча — безнеке», — ди. Сорап алу минем теләк. 

— Яраткан кешенең хастаханә юлында йөрүен дә күрдегез. Ул вакытны ничек кичердегез?

— Фирдүс Германиядә бер тапкыр операция ясаткач, икенче тапкыр операция ясауга бераз булса да әзер идек. Моңа өстәп, Фирдүс икенче тапкыр операциягә баруын миңа әйтмәде. Концерттан соң китеп барды. «Германиядән калган таякны гына биреп чыгарырсың әле», — дип сорады. Әлбәттә, кая барасын аңладым. Сер бирмәскә тырыштым. Калкансыман биздә онкология барлыгын бөтенләй очраклы белдек.

Әле дә баягы: «Анализлар бирергә кирәк», — дип каты тордым. Табиблар анализларны карагач, онкология диспансерына җибәрделәр. Янәдән анализ бирдек. Фирдүс дүрт көн беркем белән сөйләшмәде. Борчылганын аңладым, шуңа сораулар белән дә интектермәдем. Аңлау шушы буладыр инде ул. Мондый вакытта кешегә ярдәм итәм дип тә, яралап була. Аллаһка шөкер, шеше яман булмады. Мин Фирдүсне аңларга, аның хәленә керергә тырышам. Ул да миңа хөрмәт белән карый. Әйткән сүзләремә колак сала. Бик ачулы булса да, бер начар сүз дә әйтми. 

Тямаева. Фото: Илгизә

Резедә иренең фанатлары һәм көнчелек турында

— Социаль челтәрдә кайвакыт сезне дә сүгәләр. «Матур киенми», — дип дәгъва белдерүчеләр дә бар. Үзегез бу хакта борчыласызмы?

— Кемдер өчен кыйммәтле кием кию — дәрәҗә. Ул аны кигәч, үзен текә итеп хис итә, мәсәлән. Әмма кеше киемне бизәми, киресенчә, кием кешене бизәргә тиеш. Киемгә карап кына кешенең эчке дөньясын белеп булмый. Шуңа андый сүзләргә үпкәләмим. Ә Фирдүснең күңеленә тия. Әгәр кешеләргә начар сүзләр язу, тышкы кыяфәтне генә күреп, тулаем кешене бәяләү ошый икән, эшләсеннәр.

Бәлки, кеше ачуын башкача чыгара алмыйдыр. Һәркемнең тәрбиясе дә төрле. Мәсәлән, мин кемнеңдер кием-салымын ошатмасам да, әйтмим. Ошамасаң, карамыйсың. Ә башкалар кайвакыт моннан бик зур проблема ясый. Иң мөһиме якыннарым, ирем, гаиләм башкача уйлый. Минем өчен бер белмәгән кешенең фикере мөһим түгел. Ясалмалыкны яратмыйм. Сәхнәгә чыкканда макияж ясарга туры килә, анысын да өйгә кайткач тизрәк юам. Чиста бит белән йөрү күпкә рәхәтрәк. 

— Фирдүснең фанатлары күп. Аны да кабул итәргә кирәк әле.

— Мин аның белән килешмичә булдыра алмыйм. Шулай булырга тиеш. Хәзер кеше үз максатына ирешү өчен нәрсә генә эшләми. Әмма минем күңелем тыныч. Аллаһы Тәгалә безне яман күзләрдән, яман көчләрдән саклый дип ышанам. Фирдүскә ышанычым бик көчле. Кызык өчен кайвакыт: «Яшь кызлар ияртеп кайтма», — дип төрттереп куям. Үзем дә көнчелеккә сәбәп бирмим. Гаилә бозучыларны яратмыйм. Хәзер кешеләр: «Аерылам да, яңадан гаилә корам», — диләр. Әмма икенче тапкыр гаилә коручылар арасында бәхетле яшәүчеләр бик аз. Безне Аллаһы Тәгалә болай гына очраштырмаган дип ышанам. Иң мөһиме — сәламәтлек, эшләргә эш булсын. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading