16+

Рус телен белмәгән мигрант балаларын мәктәпкә алмаячаклар

Дәүләт Думасы рус телен белмәгән мигрант балаларын мәктәпләргә кабул итүне тыю турында закон кабул итте.

Дәүләт Думасы рус телен белмәгән мигрант балаларын мәктәпләргә кабул итүне тыю турында закон кабул итте.

Россия Дәүләт Думасы, әгәр алар рус телен белмәсәләр, мигрантларның балаларын мәктәпкә кертүне тыя торган канун проектын кабул итте. Канун пленар утырышта хупланды һәм икенче һәм өченче укылышта узды. Бу хакта РИА «Новости» хәбәр итә.

Инициатива авторлары – Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин, вице-спикер Ирина Яровая һәм төп комитетлар башлыклары. Яңа канун нигезендә, чит илдән кергән кешеләрнең балалары Россия мәктәпләренә бары тик дәүләт яки муниципаль белем бирү учреждениеләрендә бушлай уздырылачак рус телен белүгә уңышлы тест узганнан соң гына керә алачак.

Тестны үтмәгәннәр белем бирү программалары буенча укый алмаячак. Моннан тыш, канун Россиядә законсыз яшәгән затлар мәктәпләргә кабул ителә алмый, дип ачыклык кертә. Тестлаштыруны методик яктан тәэмин итү һәм белемнәрне бәяләү Рособрнадзор тарафыннан гамәлгә ашырылачак.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading