16+

Сак булыгыз! Ялган салымчылар пәйда булган

Федераль Салым хезмәте россиялеләрне алдауның яңа схемасы турында кисәттеләр.

Федераль Салым хезмәте россиялеләрне алдауның яңа схемасы турында кисәттеләр.

Мошенниклар салымчылар исеменнән электрон хатлар җибәрә башлаган. Бу хакта Россия Федераль салым хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

"Россия Федераль салым хезмәте исеменнән билгеле булмаган кешеләр шикле транзакцияләрне һәм салым түләүченең активлыгын ачыклау турында электрон хатлар җибәрә", — диелә ведомство хәбәрендә.

Әлеге хатларда алдарлар тикшерү узуны яки өстәмә мәгълүмат бирүне сорыйлар (касса документлары, счет-фактуралар, исәп-хисап счетлары, кабул итү-тапшыру актлары, аванс хисаплары һәм товар үткәрү документлары). Ведомство мондый төр хатларга катнашы булмавын кисәтә. Шулай ук Федераль салым хезмәте хезмәткәрләренең интернет аша салым түләү тәкъдиме белән шалтыратмаулары турында да искәртелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading