16+

«СалаваTik»лар Әтиләр көненә багышлап яңа җыр чыгарды

Бүген интернетта «СалаваTik»ларның Әтиләр көне уңаеннан Энҗе Әхмәтҗанова сүзләренә язылган, композитор Әлфия Һадиева көенә иҗат ителгән «Әтиемә» җырының видеосы чыкты.

Бүген интернетта «СалаваTik»ларның Әтиләр көне уңаеннан Энҗе Әхмәтҗанова сүзләренә язылган, композитор Әлфия Һадиева көенә иҗат ителгән «Әтиемә» җырының видеосы чыкты.

«Әтинең тормышыбызда нинди урын алып торуын күрсәтәсебез килде. Әйтик, әти – ул алтын куллы – кирәк булганда пешерә дә, төзәтә дә, ясый да. Әти әле ул безнең ярдәмчебез дә. Нинди генә мәсьәлә булмасын, әтиләр булганда бернинди авырлыклар да куркыныч түгел. Әтиләр – һәр бала өчен үрнәк. Спортта булсынмы, иҗатта, укуда – балалар әти-әниләреннән үрнәк ала, аларга ошарга тырышып үсә. Бу эшкә Салаватикларның әтиләрен дә җәлеп иттек. Алар да бик теләп ризалык бирделәр», – ди «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина.

«Әтиләр съемка мәйданына бик борчылып килсәләр дә, бу эштә үзләренең барлык осталыкларын күрсәтте. Башта гына оялып торган булсалар да, шундук рольгә керделәр. Видеобыз бик җылы килеп чыкты», – ди режиссер Гүзәл Шакирова.

«Мондый клипта төшү безнең өчен горурлык! Аннары без бу проектның нәтиҗәсен видеодан гына күрергә күнеккән. Ә аның эчке кухнясын күргәнебез юк иде. Безнең өчен бу зур ачыш булды. Күпме кешенең хезмәте яшеренгән икән. Бер дә җиңел эш түгел. Һәр кешенең профессиональ булуы кирәк. Ә «СалаваTik»лар командасында үз эшләрен яратып башкаручы үз эшләренә гашыйк иҗади кешеләр тупланган. Безгә мондый мөмкинлек тудырганнары өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Алга таба да милләтебез киләчәге өчен башкарылган эшләрендә уңышлар телибез», – ди «СалаваTik» Ризәләнең әтисе Рөстәм Биккулов.

<iframe src="https://vk.com/video_ext.php?oid=-106119181&id=456239857&hash=1cdaf2023cb15af5" width="640" height="360" frameborder="0" allowfullscreen="1" allow="autoplay; encrypted-media; fullscreen; picture-in-picture"></iframe>

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading