16+

Шартлаган Ил-76 очкычының командиры татар егете булган

Һәлакәткә юлыккан Ил-76 самолетының командиры Татар Каргалысы авылында туган Мәхмүт Габдракипов булган.

Һәлакәткә юлыккан Ил-76 самолетының командиры Татар Каргалысы авылында туган Мәхмүт Габдракипов булган.

2024 елның 12 мартында Иваново өлкәсендә Ил — 76 хәрби-транспорт самолеты җиргә төшеп шартлады. Анда һәлак булган 15 кеше арасында (башка мәгълүматлар буенча 16) Оренбург очучылары да булган.

Бер мәгълүмат буенча, һәлакәткә юлыккан бортның командиры майор Мәхмүт Габдракипов (RT) булган. 

Мәхмүт Габдракиповка 34 яшь булуы билгеле, ул Оренбург өлкәсенең Сакмар районы Татар Каргалы авылында туган. Аның хатыны һәм улы калган.

Мәхмүтнең әнисе әле малай чагында ук үлгән, абыйлары да, апалары да юк. Егетне әнисенең сеңлесе тәрбияләгән. Мәктәпне тәмамлагач, Мәхмүт хәрби училищега укырга китә.
– Аны бер ел элек күрдем, хәлләрен сораштым. Ил - 76 самолетында очуы турында сөйләде. Мин аны шат күңелле, елмаючан, игелекле, акыллы малай итеп хәтерлим, - дип сөйләгән Татар-Каргалы авыл советы башлыгы Марат Сәитов. - Мәхмүтне авылда җирләячәкләр, чөнки биредә туганнары яши.

Әнисенең сеңлесе Мәхмүтне уллыкка алган һәм үз улы кебек үстергән. Ул тулы ятим, әнисе биш яшендә вафат булды. Мәхмүт кадет корпусын, аннары очу училищесын тәмамлый. Күп кенә шәһәрләрдә, шул исәптән Ульяновск һәм Таганрогта эшли, дип хәбәр итә RT басмасы.

Мәхмүт Габдракипов 2016 елда ике двигателе дә сафтан чыккан Ан-12не утыртуы турында билгеле. Берничә бүләк белән бүләкләнгән.

Дәүләт Думасының Оборона комитеты әгъзасы генерал-лейтенант Виктор Соболев пилотларның Ил-76ны йортлардан алып китү карарын каһарманлык үрнәге дип атаган. RT белән сөйләшүдә Соболев бу кешеләрнең бүләккә лаек булуларына ышаныч белдерә.

Татар Каргалысы (элек Каргалы бистәсе дип аталган) Оренбург өлкәсенең Сакмар районындагы татар авылы. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading