16+

Сәрхүшләр айнырга да мөмкин

Сәрхүшләрне мәҗбүри рәвештә дәвалый башларга мөмкиннәр.

Сәрхүшләрне мәҗбүри рәвештә дәвалый башларга мөмкиннәр.

Татарстан республикасы парламенты  яңа канун проекты әзерләде. Әгәр дә ел дәвамында бер үк кеше исерек хәлдә өч мәртәбә яки аннан да күбрәк хокук боза икән, аңа алкоголизмнан дәвалау курсын үтәргә тәкъдим ителә. Канун үз көченә керсә, әлбәттә дәваланудан баш тартырга теләүчеләр күп булачак.

Ләкин бу канунда көчләп дәвалау хакында сүз бара, аны исә судта хөкемдар билгеләячәк. Дәүләт Советы спикеры Фәрит Мөхәммәтшин тарафыннан имзалаган бу документ Россия Федерациясе Закон чыгаручылар советына алдан каралуга җибәрелгән.  

Әлеге закон проектына аңлатма язуында Татарстан депутатлары элеккеге СССР дәүләтендә җәмәгать тәртибен бозучы хроник алкоголизм белән чирләүчеләр хезмәт белән дәвалау профилакторийларына җибәрелгәннәр дип тә искәртелә. Әмма 1993 елда Россиядә у учреждениеләрне юкка чыгарылды.

Димәк, боларының да кулланышка кайту мөмкинлеге бар. Дәүләт Думасының сәламәтлек саклау комитеты рәисе урынбасары Алексей Куринный исә алкоголизмны мәҗбүри дәвалау гамәле торгызылырга тиеш, ләкин йомшаграк формада, дип куәтли. Аның фикеренчә ул бу процедураны кире кайтару өчен РФ Конституциясенең нигезләмәләре каршылык булырга мөмкин, дип саный. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading