16+

Шартлаудан зыян күрүчеләр саны 52гә кадәр җиткән

Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев сүзләренә караганда, биш кеше реанимациядә, аларның хәле авыр дип бәяләнә. Ике кешенең гомере өчен табиблар көрәшә.

Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев сүзләренә караганда, биш кеше реанимациядә, аларның хәле авыр дип бәяләнә. Ике кешенең гомере өчен табиблар көрәшә.

Тагын сигез кеше стационарда дәвалана. Медицина ярдәме сорап барлыгы 52 кеше мөрәҗәгать иткән. Кемдер шартлау дулкыныннан җиңел контузия алган, кемдер шок кичергән.

Урында 20дән артык ашыгыч ярдәм бригадасы эшли.

9 август иртәсендә Загорск оптика-механика заводы территориясендә шәхси компания арендалаган пиротехника складында гадәттән тыш хәл килеп чыга. Куркыныч җитештерү объектларының сәнәгать куркынычсызлыгы таләпләрен бозу факты буенча эш кузгатылган.

Шартлау булган мәйданчыкны «ПироРос»предприятиесе арендага алган. Пиротехника җитештерү компаниясе беренче тапкыр гына игътибар үзәгенә эләкми. Билгеле булганча, берничә ел элек предприятиенең хезмәткәрләргә хезмәт хакы түләүдә проблемалары булган, аннары банкротлыкка чыккан. Моннан тыш, «ПироРос» продукциясе аркасында зыян күрүчелрә дә юк түгел.

Видеодан скриншот

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading