16+

Сукыр калдыручы чир: Татарстанда 38 мең кешегә глаукома диагнозы куелган

2023 елда әлеге авыру ике мең кешедә ачыкланган.

2023 елда әлеге авыру ике мең кешедә ачыкланган.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, Җир шарында глаукомадан интегүчеләр саны 100 миллион кеше исәпләнә. Безнең илдә статистика шулай ук борчу уята: 1,3 миллион кешегә глаукома диагнозы куелган. Соңгы дистә елда авыручылар саны 20 процентка арткан.

Татарстан Республикасында олы кешеләр арасында 38 меңнән артык глаукома очрагы теркәлгән.

-    Татарстан Республикасында бүгенге көндә глаукома белән 38 мең пациент яши. 2020 елда мондый пациентлар 36 мең иде. 2023 елда әлеге авыру ике мең кешедә ачыкланган. Пациентлар саны артуны уңай күренеш дип кабул итәргә кирәк. Чөнки бу, беренчедән, пациентларның яше артуы турында сөйли – быел уртача гомер озынлыгы 75 яшьтән артып китте. Икенчедән, бу республиканың офтальмология хезмәтенең глаукоманы актив ачыклавы һәм мондый пациентларны күзәтүе турында сөйли, - ди Республика клиник офтальмология хастаханәсе табибы Ольга Зверева.

Мәгълүм булганча, глаукома күпчелектә өлкәннәр авыруы санала. Дөрес, ул теләсә-ничә яшьтә ачыкланырга мөмкин, әмма 55 яшьтән узганнарда бермә-бер ешрак очрый. Бу авыру бернинди билгеләрсез үсеш алуы белән куркыныч. Ә нәтиҗәре исә гаять аяныч – ул сукыр калу белән яный. Шуңа күрә табиблар диспансеризициядән читләшмәскә куша. Авыруны вакытында ачыклау чирнең үсешен тоткарларга мөмкинлек бирә. Тулысынча исә глаукома дәваланмый.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading