Сулык янында уйнау фаҗига белән тәмамланган
Бөгелмә районында балаларның сулык янында уйнавы фаҗига белән тәмамланган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Бөгелмә районында балаларның сулык янында уйнавы фаҗига белән тәмамланган.
4 апрель төнендә Бөгелмә районының Подгорный бистәсендә Солояз елгасында 2014 елгы малайның гәүдәсе табыла. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ачыкланганча, һәлак булган бала кичен дуслары белән елганың биек ярында уйный һәм ниндидер бер мизгелдә күздән югала. Балалар баштан аны үзләре эзләп карый, таба алмагач, ярдәм сорап өлкәннәргә мөрәҗәгать итә.
Полиция хезмәткәрләре волонтерлар белән бергә эзләү эшләрен оештыра һәм Солояз елгасында баланың гәүдәсен табалар.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе кисәтә:
– балаларны караучысыз калдырма;
– балаңның кайда йөргәнен бел;
– әгәр бозда яки сулык янында балаларны күрсәгез, бу хакта 112гә хәбәр ит!
– балаларның су янында уйнау омтылышларына юл куймаска кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
«Бу төш дип әйтегез. Мин абыемның үлеменә ышанасым килми»
-
#Кыскача яңалыклар
Авариядә зыян күргән яшүсмер авыр хәлдә кала бирә
-
#Язмыш
«Артына борыла-борыла: «Көтегез мине, мин кайтачакмын», диде»
-
#Кыскача яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов нефтьчеләргә рәхмәт белдерде
-
#Кыскача яңалыклар
Илкүләм проект кысаларында Татарстан китапханәләрен яңартуга 34 млн сум юнәлтелә
Комментарийлар