16+

СВОда яраланган хәрбиләргә пластик хирурглар ярдәм итәчәк

Яраланган хәрбиләргә пластик хирурглар бушлай ярдәм итәчәк.

Яраланган хәрбиләргә пластик хирурглар бушлай ярдәм итәчәк.

Белгечләр кыйпылчыклы җәрәхәтләр аркасында бит һәм тән җәрәхәтләрен тергезү белән шөгыльләнә. Бу хакта РИА Новостига биргән интервьюсында Россия пластик, реконструктив һәм эстетик хирурглар җәмгыяте президенты һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече Наталья Мантурова хәбәр итте.

"Безнең белгечләр кыйпылчык җәрәхәтләрдән зыян күргән пациентлар белән эшли, тәннең һәм битнең зарарланган урыннарын тергезәләр. Мәсәлән, без Бурденко хәрби госпитале һәм башка клиникалар базасында операция ясыйбыз. Гамәлдәге дәүләт программалары пациентларга бу ярдәмне түләүсез алырга мөмкинлек бирә", - дип билгеләде ул.

Моннан тыш, Мантурова әлеге программалар кысаларында шулай ук тернәкләндерү һәм косметик процедуралар тәкъдим ителүен өстәде. Стоматологлар шулай ук хәрбиләр өчен бушлай хезмәтләр күрсәтә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading