Табиб-психотерапевт: «Бүген кайбер балалар автобус кебек, расписание буенча яши»
Укудан тыш, алар исәпсез – хисапсыз түгәрәкләргә йөри, һәм ахыр чиктә физик яктан мондый йөкләнешне күтәрә алмый һәм ял итә белмиләр.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Укудан тыш, алар исәпсез – хисапсыз түгәрәкләргә йөри, һәм ахыр чиктә физик яктан мондый йөкләнешне күтәрә алмый һәм ял итә белмиләр.
Бу хакта табиб-психотерапевт Татьяна Иванова «Татарстан 24»гә биргән интервьюсында әйтте.
"Чыннан да, кайбер балалар автобус кебек, расписание буенча яши. Аларның кайберләре ял итүнең нәрсә икәнен белми. Әниләре дә шундый темпта яши бит. Өлкәннәр бу коточкыч мәгълүмат агымында яши һәм әти-әни нинди булырга тиешлеге турында оныта. Бала белән берни дә булмасын өчен алар үзләре үк аның өчен маршрут төзи", – дип сөйләгән белгеч.
Ул билгеләп үткәнчә, бала нерв авырулары белән стационарга эләккәч кенә, әти-әни мәктәп һәм барлык түгәрәкләрнең сафсата икәнлеген аңлый башлый.
«Әгәр без укучының мөмкинлекләрен, аның мәнфәгатьләрен тулысынча игътибарсыз калдырсак, кризис вәзгыятенә эләгергә мөмкинбез», - дип кисәтте Иванова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Күп балалы әтиләр өчен ташламалар кертелерме?
-
#Кыскача яңалыклар
Мәхмүд-Али Кәлиматов Рөстәм Миңнехановка Ингушетия Республикасының югары бүләген тапшырды
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда яшәүчеләр пенсиянең тупланма өлешен ничек арттыра ала?
-
#Җәмгыять
Казансуда бер баланы коткарган ир һаман табылмаган
-
#Язмыш
«Күпме зарыгып көтсәк тә, кайтмады»
Комментарийлар