16+

Танылган татар балалар язучысы вафат

78 яшендә балалар язучысы Ринат Мәннан (Архипов Ринат Николаевич) вафат булды, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге һәм мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

78 яшендә балалар язучысы Ринат Мәннан (Архипов Ринат Николаевич) вафат булды, дип хәбәр итә Татарстан Язучылар берлеге һәм мәрхүмнең якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Ринат Мәннан (Ринат Николаевич Архипов) 1946 елның 6 февралендә Татарстанның Чистай шәһәрендә туа. Балачагы Шөгер (хәзерге Лениногорск) районында уза.
1964 елда Казан медицина училищесын тәмамлагач, Самара өлкәсенең Клявлино районында фельдшер булып эшли, аннары Совет Армиясендә хезмәт итә.
1968–1974 елларда Казан дәүләт медицина институтында укый. Институтны тәмамлагач, башта Мордовия Республикасында, ә аннан соң Чистай шәһәрендә табиб булып эшли.
1978 елдан бирле Казанда яши, төрле оешмаларда табиблык иткән. Р.Мәннанның «Умырзая» исемле беренче китабы 1998 елда дөнья күрә.

Чыганак: "Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading