«Озак еллар безнең институтта эшләде. Сәламәтлегенә бәйле 20 еллар элек пенсиягә киткән иде. Институтыбыз аның белән элемтәдә торды. Үткән ел 85 еллыгы уңаенннан китабын да чыгардык», диде Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин.
Филология фәннәре докторы, әдәбият белгече, Татарстан Республикасы дәүләт гербының идея авторы Назыйм Ханзафаров 1937 елның 12 сентябрендә Кайбыч районының Олы Кайбыч авылында туган.
Комментарийлар