16+

“Татар ядкарьләре” кунакларына кишерле чәй эчерә

Дөньяда иң күп чәй эчә торган халык төрекләр булып санала, ә Россиядә, мөгаен, татарлардыр.

Дөньяда иң күп чәй эчә торган халык төрекләр булып санала, ә Россиядә, мөгаен, татарлардыр.

Татар тормышында – чәй, гадәти бер эчемлек кенә түгел, ә кайгырту, тукландыру, утырып сөйләшү, эчне бушату, кунак итү кебек эшләрне башкаруның аерылгысыз бер элементы. Татарлар элек-электән төрле үләннәр кайнатып, сөт, әйрән, катык, кымыз эчкәннәр. Ә инде XVIII гасыр башында Кытайдан чәй дигән эчемлек кайта башлагач, аны бик яратып кабул иткәннәр. Соңрак Казанны Иделнең чәй мәккәсе дип йөрткәннәр, чөнки иң беренче чәй Казанга кайткан, ә аннан Мәскәүгә киткән. Чәй татарларның бөтен тормышына үтеп кергән һәм, әлбәттә, әдәбиятта да чагылмый калмый ала алмаган.

Күренекле татар язучысы Гомәр Бәширов тарафыннан эшкәртелгән әлеге мәзәк тә татарларда чәй ролен ачыклауда мөһим рольне үти:

“Татар авылларының берсендә бик карт бер бабай яшәгән дип сөйлиләр.

Шулай бер чакны аксакал кунакка барган һәм чынаягына өрә-өрә унынчы чәшкәне бушата икән.

- Эч, эч, бабай, - дип кыстыйлар ди хуҗалар.

- Рәхмәт балалар, мин туйдым инде. Менә шуны гына эчеп бетерәм, аннары тагын берне, аннары соңгысын, ә аннары җитәр дә, бәлки, - дип җавап биргән ди карт маңгай тирен сөртеп”.

..."Татар ядкарьләре" проекты да офлайн уздыра башлый торган лекцияләрен чәй темасы белән ачып җибәрәләр. Әлеге оешма өч ел дәвамында халкыбызның мирасын барлап, яктыртып, үстереп килде. Хәзер исә алар Казанда лекцияләр циклын эшли башладылар. Каюм Насыйри урамы, 11 адресы буенча «Муллин йорты»нда узачак «Чәйле кичә» дип исемләнгән чарада тыңлаучылар халкыбызның элек нинди чәй эчкәннәрен белеп, аны авыз итә дә алачаклар. Программада кишер чәе, мәтрүшкәле, кырлыган чәйләрен эчәргә була. Моннан тыш, чәйнең татарларга ничек  һәм кайчан килеп ирешүен, чәйнең төрләренә, халкыбызның йолаларында чәй урыны белән таныша алалар. Әдәбиятыбызда язучылар тарафыннан чәйгә белдерелгән мөнәсәбәт хакында күбрәк әдәбиятчы Сабиҗанова Динә Рәшит кызы сөйлиячәк.

Татарларга чәй үтеп кергәннән соң йолаларыбыз да чәйсез узмаган. Сабые туган һәр татар гаиләсендә "бәби чәе" - нәсел дәвамчысы тууын  котлап уздырыла торган иң беренче йола гадәте яшәп килә. Бу йола гадәте күрше-күлән, туган тумачаның  "бәби ашы" кертү гадәте белән үрелеп, дәвам ителә. Моннан тыш татар кешесе өчен нинди генә кеше ишектән керсә дә мосафир буларак кабул итү - иң мөһим кагыйдәләрнең берселеген дә атыйк. Мосафирны чәйсез чыгармау – бу кагыйдәнең төп таләбе. Халык моны "юлаучының Хөзер Ильяс булуы бар, аны зурласаң гына йортыңда бәрәкәт саклана" дигән ышануына бәйле җиренә җиткереп тотарга тырыша.

Татарларда солдатка озату йоласы да чәйсез узмый, рекрутның солдатка китәр көннәре җиткәндә әле дә тирә-юнь күршеләре чәйгә алып, юл сәдакалары тапшыруны мәслихәт күрә. Туй йоласында чәйнең урыны аеруча зур. Биредә "килен коймагы", "килен токмачы", "запун бәйләү", "кодалар төшерү", кебек бик күп йолалар,беренче чиратта,  чәй табыны белән уздырыла. Бу йола гадәтләре һәм аларны башкару  тәртипләре, тагын башка бик күп кызыклы фактлар хакындагы  мәгълүматны Татар ядкәрләре фәнни хезмәткәре  Зәлия Мансур кызы Брусько җиткерәчәк.

"Татар ядкарьләре" проектының җитәкчесе, Татарстанның баш фольклорчысы Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәрова проектка зур максатлар куеп, командасы белән армый-талмый эшләп килә. Интернет аралыкларында даими рәвештә халкыбызның бай мирасына, гореф-гадәтләре, йолаларына бәйле сыйфатлы контент чыгарып барулары өчен зур рәхмәт белдереп, уңышлар һәм күп тыңлаучылар теләп калабыз!

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading