16+

Татарстан хәләл продукция экспортын 16 млн долларга җиткерергә планлаштыра

Ел ахырына Татарстан хәләл продукцияне 16 млн долларга экспортларга планлаштыра.

Ел ахырына Татарстан хәләл продукцияне 16 млн долларга экспортларга планлаштыра.

Бу хакта Казанда уза торган «Төбәкләрнең сәнәгать экологиясе» VI Халыкара конгрессында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Ленар Гарипов белдерде.

Аның мәгълүматлары буенча, хәзер экспортланган продукция күләме 10,5 млн доллар тәшкил итә.

«Ел ахырына кадәр Согуд Гарәбстаны, Гыйрак, Кувейт, Мисыр, Оман, Алжир, Малайзия, Иордания кебек илләргә җибәрү хисабына 16 млн долларга ирешү планлаштырыла», — дип Гарипов сүзләрен китерә ТАСС.

Министрның беренче урынбасары шулай ук Татарстан Республикасыннан авыл хуҗалыгы продукциясен экспортлау күләмнәре турында да хәбәр итте. 21 нче октябрьгә булган мәгълүматларга караганда, республика 52 илгә 305 миллион долларлык товар җибәргән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading