16+

Татарстан халкы иң күңелсез һәм иң кызыклы һөнәрләрне атаган. алар кемнәр?

SuperJob сервисы уздырган сораштыруда республиканың икътисади актив халкы катнашкан.

SuperJob сервисы уздырган сораштыруда республиканың икътисади актив халкы катнашкан.

Татарстанлылар фикеренчә, иң күңелсезе – каравылчы һөнәре, мондый җавапны тавыш бирүчеләрнең 16 проценты биргән. 11 проценты, бухгалтер, дигән. 9 процент фикеренчә, теләсә кайсы офис хезмәте күңелсез тоела. 5 проценты сатучылар күңелсезләнеп утыра дигән фикердә. Вахтер, архивариус һәм китапханәче һөнәрләре дип белдергә, 3 проценты.

Шул ук вакытта респондентларның 7 проценты яратмаган эш күңелсез була дип уйлый. Ә 11 проценты фикеренчә, күңелсез һөнәр булмый.
Иң кызыклы һөнәрләр дип инженер-техник хезмәткәрләр һәм табиблар (13 процент), дизайнер, тревел-блогер, космонавт һәм галимнәрне (11 процент) атаганнар. Укытучы һәм программистның эшен кызыклы дип табучылар 4 процентны тәшкил итә. 2шәр процент тавыш машина йөртүче, туризм буенча менеджер, актер һәм юрист һөнәре алган. Шулай ук теләсә нинди иҗади эш кызыклы дип санаучылар бар (2 процент). 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading