Татарстанда 14 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак
Халык өчен Татарстанның әйдәп баручы җитештерүчеләреннән иң яхшы продукцияләр сатып алу мөмкинлеге булдырыла.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Халык өчен Татарстанның әйдәп баручы җитештерүчеләреннән иң яхшы продукцияләр сатып алу мөмкинлеге булдырыла.
Казанда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 мәйданчыкта узачак. Бу хакта Казан шәһәре мэриясенең Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов хәбәр итте.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләре 16 марттан 28 апрельгә кадәр эшләячәк. Шәһәрлеләргә арзан бәядән азык-төлек тәкъдим ителәчәк. Ассортиментта яшелчә һәм ит продукциясе, шулай ук йорт хуҗалыгы өчен товарлар булачак.
Сәүдә атна саен шимбә көннәрендә, шулай ук якшәмбе көннәрендә Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә үткәреләчәк.
Совет районында ярминкә ике мәйданчыкта оештырыла: «Казан» агросәнәгать комплексы» ААҖ ярминкә мәйданчыгында (Аграрный ур., 2);
Дәрвишләр базары территориясе мәйданчыгында (Дәрвишләр бистәсе, Липатов ур., 7).
Яңа Савин районында ярминкә «Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчыкта (Хөсәен Ямашев пр., 71а) оештырыла.
Авиатөзелеш районында – «Бәхетле» гипермаркеты каршындагы мәйданчыкта (Ленинград ур., 27).
Мәскәү районында – Г.Коләхмәтов һәм Восстание урамнары киселешендә (Восстание ур., 83).
Киров районында ярминкә ике мәйданчыкта оештырыла – «Җиләкле бистәсе» сәүдә үзәге каршындагы территориядә (Краснококшайский ур., 152/2) һәм икенчесе - Юдино поселогында (Юдино пос., Ильич ур., 1).
Вахитов районында шулай ук ике мәйданчыкта оештырыла – Достоевский урамы буенча Чехов базары артындагы парковка мәйданчыгында товар җитештерүчеләренең продукциясе сатылачак һәм Кәрим Тинчурин ис. сквер каршындагы мәйданчыкта (Кәрим Тинчурин ур.,13) булачак.
Идел буе районында – «Чулпан» мәдәни үзәге янындагы мәйданчыкта (Җиңү пр., 48а), бу ярминкәдә үз продукциясе белән Татарстанның Фермерлар һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Мәгариф
Атнага бер сәгать белән балаларыбызга туган телне ничек укытырга?
-
#Кыскача яңалыклар
СалаваTikлардан яңа «Җомга» җыры
-
#Кыскача яңалыклар
Фәрит Мөхәммәтшин: “Бу да ярдәм итмәсә, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать итәчәкбез”
-
#Хикәя
Гафу ит, кызым! (хикәя)
-
#Кыскача яңалыклар
Эчке киемнән балконда кызынучыларга штраф янарга мөмкин
Комментарийлар