16+

Татарстанда 44 меңгә якын укучы ТДИ язачак: аларны имтиханда нәрсә көтә

Республикада 40 меңнән артык бала ТДИ тапшырачак.

Республикада 40 меңнән артык бала ТДИ тапшырачак.

2024 елда 9 нчы сыйныфтан соң чыгарылыш имтиханын Татарстанда 44 меңгә якын укучы тапшырачак. БДИны 17 меңгә якын чыгарылыш укучысы язачак. Бу хакта республика мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Ведомствода имтиханнарны тапшыручыларның төгәл саны гыйнвар ахырында билгеле булачак дип аныкладылар.

Чагыштыру өчен, 2023 елда ТДИны тапшыру өчен Татарстаннан 40 090 укучы теркәлгән, 2022 елда-36 294 кеше. Казанда узган ел дәүләт йомгаклау аттестациясен 19 мең чыгарылыш укучысы узган. Шуларның 12 731есе — тугызынчы сыйныф укучылары, ә калган 6 046сы — унберенче сыйныф укучылары.

Имтиханны майдан июньгә кадәр язачаклар
Быел тугызынчы сыйныф укучылары өчен йомгаклау аттестациясен тапшыруның төп этабы майдан июньгә кадәр узачак. Иң массакүләм имтиханнарны рус теле һәм математика буенча чыгарылыш укучылары 3 һәм 6 июньдә язачак.

Калган предметларның расписаниесе түбәндәгечә:

21 май- Чит телләр;
22 май- Чит телләр;
27 май биология, информатика, җәмгыять белеме, химия;
30 май — география, тарих, физика, химия;
11 июнь — география, информатика, җәмгыять белеме;
14 июнь-биология, информатика, әдәбият, физика.
Вакытыннан алда этап 23 апрельдән 18 майга кадәр, ә өстәмә этап 3 сентябрьдән 24 сентябрьгә кадәр узачак.

ТДИ-2024 үзгәрешләре
Искәртеп узабыз, быелТДИга бераз үзгәрешләр кертелде. Мәсәлән, математика буенча имтиханда программалаштырылмаган калькулятор кулланырга рөхсәт иттеләр. Элегрәк, шул исәптән узган ел, бу имтиханны тапшырганда калькуляторны куллану мөмкинлеге булмаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading