16+

Татарстанда +5 градуска кадәр җылы булуы көтелә

Юлларда бозлавык пәйда булырга мөмкин.

Юлларда бозлавык пәйда булырга мөмкин.

Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге төнлә секундына 10 метрга кадәр җитәчәк.

Төнге һава температурасы күрсәткечләре -4-9 градус дәрәҗәсендә көтелә, аязганда температура -14 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Көндез термометр баганалары 0дан +5 градуска кадәр күтәреләчәк. Юлларда бозлавык булырга мөмкин.

Фаразларга караганда, якын көннәрдә Татарстанда һава торышында җитди үзгәрешләр көтелми. Синоптиклар җылы көннәр вәгъдә итә. Мондый һава торышы шартлары карның салмак эрүенә китерәчәк, диләр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Рәхмәт, Радик

    Мөһим

    loading