16+

Татарстанда 99 яшьлек сугыш ветераны сайлауда тавышын бирде (+видео)

Апас районының Үтәмеш авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин Сәлахов илнең киләчәге нык кулларда булуын тели.

Апас районының Үтәмеш авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин Сәлахов илнең киләчәге нык кулларда булуын тели.

Үтәмештә Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйретдин Сәлахов илнең киләчәге ныклы кулларда булуын тели. Бу хакта Апастово новости - берегите себя хәбәр итә. 

Ут-сулар кичкән аксакал Үтәмеш авылы клубында урнашкан 901нче номерлы сайлау участогына үзе килеп, Россия Федерациясе Президентын сайлауда тавышын бирде.

99 яшьлек Хәйретдин ага Сәлаховны сайлау участогында олы хөрмәт белән каршы алдылар. Яу кырында илебез тынычлыгы өчен көрәшкән ветеран илнең киләчәге ныклы кулларда булуын теләде.
“Сугыш михнәте күңелдән чыкмый. Бүгенге рәхәт тормышны күрә улыма бик сөенәм. Хөрмәтем зур. Балаларым, оныкларым янәшәсендә кадерле булып яшим. Ил-көннәребез тыныч булсын. Яшьләргә сугыш ачысын күрергә язмасын”, - дип теләде ветеран.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading