16+

Татарстанда BIM-менеджерлар әзерләү буенча махсус үзәк булдырыла

Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университеты "АК БАРС Девелопмент" Дәүләт компаниясе составындагы "АК БАРС Инжиниринг" компаниясе белән "Төзелештә Smart һәм BIM-технологияләр" инжиниринг үзәген булдыруда хезмәттәшлек буенча килешү төзегән.

Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университеты "АК БАРС Девелопмент" Дәүләт компаниясе составындагы "АК БАРС Инжиниринг" компаниясе белән "Төзелештә Smart һәм BIM-технологияләр" инжиниринг үзәген булдыруда хезмәттәшлек буенча килешү төзегән.

Үзәкне алдынгы профильле университет (КДАТУ) нигезендә ачарга планлаштыралар. Аннан бинаның мәгълүмати модельләштерүе өлкәсендә белемнәре булган белгечләр - бакалаврлар һәм магистрлар чыгачак.

BIM-технологияләр - ул инновацияләрнең бүгенгесе дә, киләчәге дә. Хәзер проектлаштыру өлкәсендәге эшчәнлек ешрак BIM-модельләштерү юлына кайтып кала. Бу юнәлеш Россиядә берничә ел элек барлыкка килгән һәм киңлекләрен арттыра бара. Россиянең Төзелеш министрлыгы фаразлаганча, 2017 елда дәүләт бюджеты хисабына проектлаштырылган объектларның бер өлеше BIM ярдәмендә төзеләчәк. Ә 2019 елда BIM-технологияләрне куллану мәҗбүри таләпкә әйләнергә мөмкин.

Проектлаштыру өлкәсендәге бу үзенчәлекле технологиянең популярлыгы һәм акутальлеге көннән-көн арта. Бинаның мәгълүмати моделен куллану белгечләр һәм оешмаларга булачак корылма системасын виртуаль режимда тупларга, барларга, исәпләргә, туры китерергә, функциональ яраклыгын, эш сыйфатын тикшерергә, ә иң мөһиме - эчке туры килмәүләргә юл куймау мөмкинлеген бирә. Проектлаштырылучы объектның белгечләр тарафыннан әзерләнгән мәгъүмати моделе төп нигезгә әйләнә. Соңрак ул барлык төрдәге эш документларын булдыру, төзелеш детальләрен җитештерү, объектны җыю, технологик җиһазга заказ бирү, аны монтажлау, икътисадый исәпләүләрне башкару, бинаны күтәрүне оештыру, алдагы кулланылышта техник һәм оештыру-хуҗалык мәсьәләләрен чишүдә актив кулланыла.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин фикеренчә, BIM-технологияне массакүләм проект-төзелеш кулланылышына кертү - озак процесс, ул системада үзгәрешләр таләп итә. BIM-технологияләр - ул проектлаштыру гына түгел. Бу инвестиция-төзелеш процессының бөтен этапларында да яңа алым куллануны аңлата.

- BIM-технологияләр куллануның иң ачык өстенлеге- ул сметалар төзүгә кирәкле вакыт һәм чыгымнарның кимүе. Өстәвенә, BIM - ул бинаның барлык системаларын һәм элементларын күрсәтүче, матур өч үлчәүле визуальләштерү генә түгел. Ул әле процессның барлык катнашучылары өчен үтә күренмәле бизнес-план, - дип ассызыклады министр.

"АК БАРС Девелопмент" компанияләр төркеме генераль директоры Марат Шаһитов әйтүенчә, компанияләр төркемендә заманча мәгълүмати технологияләр беренче ел гына кертелми.

- 3D проектлаштыру коралларын кертү буенча зур эш башкарылды. Мәгълүмати модель булдыруның беренче адымнары ясалды. Бүген без ISO стандартлары проектларын өйрәнәбез, алар нигезендә үз китапханәбез форматларын төзәтәбез. Яңа юллар, кораллар эзләү белән беррәттән без яшь, эшләргә әзер булган белгечләр дә эзлибез. Бу очракта КДАТУ замана таләпләрен тиз отып ала, яңа юнәлешләр булдыра. Бердәм хезмәттәшлек безгә булачак белгечләрне әзерләргә, алган күнекмәләрен гамәлдә куллануны күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Эшебез нәтиҗәсендә кирәкле белемнәре булган, эшен төгәл башкаручы белгечләр барлыкка килер дип өметләнәбез, - дип белдерде Марат Шаһитов.

Төзелеш өлкәсе белгечләре BIM-технологияләрне системага кертүне бик катлаулы процесс дип белдерә, ләкин аның нәтиҗәлелеге турында төгәл әйтә. Төзелеш процессының бер катнашучысыннан икенчесенә мәгъүмат җиткерү ягыннан караганда, ул бик үтемле, нәтиҗәдә проектлаштыру вакытында хәвеф-хәтәрләр минимальләштерелә һәм төзелеш вакытында күп кенә хаталар юк ителә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading