16+

Татарстанда җиде яшьлек кызчыкка бәйләнгән ир–атны кулга алганнар

Әлеге хәл Иннополиста килеп чыккан.

Әлеге хәл Иннополиста килеп чыккан.

Шикләнелгән кеше сак астына алынган. Татарстанда җиде яшьлек кызга бәйләнгән ир-атны кулга алдылар. Бу хакта Тикшерү комитеты хәбәр итә. Үзбәкстаннан күченеп килгән, хәзерге вакытта Казандагы төзелешләрнең берсендә эшләгән 36 яшьлек ир-ат 7 яшьлек кызчыкка бәйләнгән. Әлеге иргә «Җенси төсмердәге әхлаксыз гамәлләр кылу» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән.

Россия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Татарстан буенча Тикшерү комитеты җитәкчесенә җинаять эшен тикшерү турында хәбәр итәргә кушкан.
Иннополис-инновацион, Россиянең иң яшь шәһәре. Анда 7 меңнән артык кеше яши. Иннополиста пилотсыз такси очратырга мөмкин.


Фото: видеодан скриншот

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading