Тикшерүләр нәтиҗәсендә, экспертлар түбәндәге хокук бозуларны ачыклаган:
🔷 22 процент май үрнәкләре дымлылык, майлылык һәм состав стандартларына туры килми;
🔷 9 процент сөт үрнәкләре аксым микъдары һәм составы стандартларына туры килми;
22 процент каймак үрнәкләре майлылык, аксым микъдары һәм туклану стандартларына туры килми;
🔷 66 процент яшелчә һәм җиләк–җимеш үрнәкләрендә тиешле булмаган пестицидлар бар;
98 процент колбаса продуктлары состав стандартларына туры килми, азык һәм энергия кыйммәте мәгьлүматлары дөрес түгел;
🔷 Сыр үрнәкләренең 30 проценты составы буенча стандартларга туры килми;
Эремчек үрнәкләренең 16 проценты аксым, май, состав стандартларына туры килми, шулай ук трансглютаминаз микробы да табылган.
Мәгълүмат Роспотребнадзорның республика буенча идарәсенә тапшырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар