16+

Татарстанда иҗтимагый институтлар үсешенә өлеш керткән өчен премиягә бәйге башланды

Премияне илебез гражданнары һәм коммерцияле булмаган социаль юнәлештәге оешмалар алырга хокуклы.

Премияне илебез гражданнары һәм коммерцияле булмаган социаль юнәлештәге оешмалар алырга хокуклы.

23 августта гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеше өчен Татарстан Рәисе премиясенә дәгъва кылучыларны тәкъдим итүгә документлар кабул итү башлана.

Әлеге премияне илебез гражданнары республиканың Гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән күпьеллык шәхси хезмәт өчен алырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева хәбәр итте.
— Премия 2015 елдан башлап Республикада Гражданлык җәмгыяте институтлары үсешенә һәм коммерцияле булмаган оешмаларга зур социаль әһәмияткә ия һәм балалар, ветераннарның конкрет мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән проектлар өчен, шулай ук мәгариф, мәдәният өлкәләрендә шәхси зур өлеш керткән өчен тапшырыла, — диде ул.

Вәлиева билгеләп үткәнчә, 2018 елга кадәр ел саен биш премия бирелә: гражданнарга икешәр — 250 мең сум һәм оешмаларга өчәр — 400 мең сум. 2018 елдан премияләр саны сигезгә кадәр артты. Хәзер өч премия гражданнарга, биш премия оешмаларга тапшырыла. Премияләр күләме үзгәрмәгән. Сигез ел эчендә бүләкне 55 лауреат алды, шул исәптән 21 гражданга шәхси премия бирелде, 34 оешма билгеләп үтелде.

— Җиңүчеләр арасында республиканың танылган оешмалары бар, аларның проектлары күпчелек гражданнарга таныш. Бу — Илдар Баязитовның „Ярдәм“ фонды, мигрантлар белән эшләүче „Яңа гасыр“ коммерцияле булмаган автоном оешмасы һәм башкалар, - дип билгеләп үтте Вәлиева.

2022 ел премиясе лауреатлары арасында «Донор-Серч» донорлыкны үстерүнең коммерцияле булмаган партнерлыгы ассоциациясе директоры Руслан Шекуров та бар. Быел коммерцияле булмаган оешма үзенең ун еллыгын билгеләп үтә.

— Безнең эшне Татарстанда бәяләүләре бик күңелле. Берничә проектыбыз федераль масштабка җитте. Донор хәрәкәте бөтен ил буенча актив үсеш ала, безнең зур берләшмәбез бар — 200 меңнән артык кеше катнаша. Сәламәт булган һәм күрсәткечләр буенча туры килгән һәркем кан бирә ала, — диде ул.

2019 елда «Без бергә» Татарстан Республикасы кабул итү гаиләләренең региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Светлана Елакова премия лауреаты булган.

— Безнең проект республиканың муниципаль районнарында масштаблы. Тәрбиягә бала алган гаилә клубларын үстерәбез, „Минем һөнәрем — әти-әни булу“ проектын тормышка ашырабыз. Безнең оешмага илнең башка төбәкләреннән килгән тәрбиягә бала алган гаиләләр Ассоциациясе җитәкчеләре тәҗрибә сорап мөрәҗәгать итә, - дип сөйләде ул.

Хәзер оешма Казанда һәм республика районнарында 14 тәрбиягә бала алган ата-аналар клубын берләштерә. Клубларда ятим балаларның хокукларын яклауга һәм социаль ятимлекне профилактикалауга аерым игътибар бирелә.

Шулай ук премия социаль юнәлешле секторны үстерүгә һәм гражданлык җәмгыяте өлкәсендәге фәнни тикшеренүләргә зур өлеш керткән коммерцияле булмаган социаль юнәлештәге оешмаларга бирелә ала.

Катнашучыларга түбәндәге документларны тапшырырга кирәк: дәгъва кылучыны тәкъдим итү турында гариза, аның анкетасы, эше һәм тормышка ашырылган проектлары турындагы мәгълүмат.

Документлар 23 августтан 27 сентябрьгә чаклы Казан шәһәренең Батурин урамы, 7А йорты буенча урнашкан Татарстан Иҗтимагый палатасында кабул ителә. Элемтә өчен телефон номеры: (843) 567-80-96.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading