Татарстанда коткаручыларга һәм янгын сүндерүчеләргә хезмәт хакы 1 июльдән артачак.
Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында пәйда булды.
Татарстанда 1 июльдән гражданнар оборонасы, халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау, шулай ук янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өлкәсендәге хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын арттырачаклар. Тиешле карар хокукый мәгълүматның рәсми порталында пәйда булды, аңа Татарстан премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.
Мәсәлән, иң югары хезмәт хакларының берсе – 42 729 сум – эзләү-коткару отряды начальнигына тәгаенләнгән һәм ә учреждение җитәкчесендә ул 40 023 сум тәкшил итә.
Шулай ук документта су астында эшләргә рөхсәт алган водолазлар һәм башка хезмәткәрләр тарифлар буенча сәгатьлек түләү алырга тиеш дип әйтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар