Озакламый Татарстанда кан тамырлары авыруларын дәвалаучы тагын ике үзәк ачылачак.
Аларның берсе Лениногорск үзәк район хастаханәсе базасында, икенчесе Казанда сугыш ветераннары госпитале базасында урнашачак. Хәзерге вакытта Татарстанда кан тамырлары авыруларын дәвалау белән 17 үзәк шөгыльләнә. Һәр елны аларда баш мие кан әйләнеше авыруларыннан интегүче 14 мең кеше дәвалана. Пациентларны Татарстанның кан тамырлары үзәкләрендә инсульттан дәвалауда нәкъ Европадагы кебек тромболит препаратлар кулланыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар