16+

Татарстанда Курск өлкәсендә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләре 2 млн сум алачак

Татарстанда Украина Кораллы Көчләре бүлекчәләренең Курск өлкәсе территориясенә кораллы һөҗүменә каршы тору бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары 2 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак.

Татарстанда Украина Кораллы Көчләре бүлекчәләренең Курск өлкәсе территориясенә кораллы һөҗүменә каршы тору бурычын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзалары 2 млн сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак.

Тиешле указга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кул куйды.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына үз актларын Указга туры китерү, шулай ук аны гамәлгә ашыруны тәэмин итә торган башка карарлар кабул итү йөкләнде.

Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясендә катнашкан һәм аның барышында һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә түләүләр республика җитәкчесе Указы белән 2022 елның язында кертелде.

Курск өлкәсендә сугышлар 6 августтан бара. Россия Кораллы Көчләре дошман группировкасын тар-мар итүне дәвам итә. Кичә Оборона министрлыгында хәбәр итүләренчә, бер тәүлек эчендә ВСУ тарафыннан югалтулар 250 дән артык хәрби хезмәткәр тәшкил иткән, сигез хәрби пехота машинасы юк ителгән, шуларның икесе АКШ җитештергән «Bradley» БМПсы һәм алты хәрби броньланган машина, шулай ук ике артиллерия орудиесе, ике миномет һәм сигез автомобиль. ВСУ формированиеләрен юк итү буенча операция дәвам итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading