16+

Татарстанда спорт клубы директоры балаларны газаплаган өчен хөкем карарын тыңлады

Мамадыш районында спорт клубының 41 яшьлек директорына карата хөкем карары чыгарылды.

Мамадыш районында спорт клубының 41 яшьлек директорына карата хөкем карары чыгарылды.

Аны балигъ булмаган баланы җәзалауда һәм тәрбияләү бурычларын үтәмәүдә гаепле дип таптылар. Бу хакта ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

2023 елның җәендә ир-ат балаларны палаткалы лагерьга чыгаруны оештырган. Ачыкланганча, балаларга карата күнегүләрдә хаталар һәм арыганлыктан аларны үтәүдән баш тарткан өчен бөтен смена дәвамында ул физик көч һәм психологик басым кулланган. Аның гамәлләреннән 12 бала зыян күргән.

Суд ир-атка 2 ел һәм 2 айга шартлы рәвештә 2 ел сынау срогы белән ирегеннән мәхрүм итү рәвешендәге җәза билгеләгән. Хөкем карары законлы көченә кергән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading