16+

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар артырга мөмкин

2025 елның 1 июленнән Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләрнең бәясе артырга мөмкин.

2025 елның 1 июленнән Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләрнең бәясе артырга мөмкин.

Республика Рәисе указы проекты нигезендә, индексация торак пунктка бәйле рәвештә 17,5% тан 22,3% ка кадәр тәшкил итәчәк. Хәзер документ коррупциягә каршы экспертиза уза.

Иң зур үсеш, ягъни, 22,3% - Казан һәм Чаллы шәһәрләрен дә кертеп, эре шәһәрләрдә көтелә. Күпчелек авыл җирлекләрендә үсеш 17,5% тәшкил итәчәк. Чагыштыру өчен, 2024 елда тарифлар авыл җирлегендә 10,8% ка һәм шәһәрләрдә 15,7% ка арткан.

Указ проекты республика халкының 60% ка якын кеше яшәгән 870 муниципаль берәмлектә тарифларның 17,5% ка үсүен күздә тота. Башка 43 муниципалитетта, шул исәптән 21 шәһәр һәм берничә бистәдә, индексация 22,3% ка җитәчәк.

Казанда электр энергиясе өчен түләү 19% ка, салкын су һәм су белән тәэмин итү өчен — 17,5% ка, җылыту өчен — 22,3% ка, кайнар су өчен — 21,6% ка, ә чүп чыгару өчен — 8,9% ка артачак дип көтелә. Шәһәр халкы өчен коммуналь түләүләрнең уртача үсеше аена якынча 75 сум тәшкил итәчәк.

Тарифлар 2025 елның уртасында гына үзгәрәчәк, ел башында төзәтмәләр кертеләмәячәк. Ахыргы карар Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указга кул куйганнан соң кабул ителәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading