16+

Татарстанда трассада газ баллоны шартлау сәбәпле авария килеп чыккан, үлүчеләр бар

24 октябрь көнне Казан-Оренбург трассасының 222нче чакрымында кичке сәгать бишләр тирәсендә коточкыч авария килеп чыга.

24 октябрь көнне Казан-Оренбург трассасының 222нче чакрымында кичке сәгать бишләр тирәсендә коточкыч авария килеп чыга.

Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлмәт районында Кузайкино авылы янындагы юлда УАЗ һәм Mercedes бәрелешкән. Бәрелеш аркасында УАЗ автомобиленә урнаштырылган газ баллоны шартлаган.

УАЗ машинасында утырган ике кеше ут эчендә һәлак булган. Тагын бер кеше «буханка» дан очып чыгып, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Чит ил машинасы йөртүчесе исән. 

"Хәзерге вакытта әлеге юл һәлакәте буенча тикшерү бара», – дип билгеләп үттеләр ЮХИДИнең матбугат хезмәтендә.


Фото: https://t.me/gibddtatarstan

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading