16+

Татарстанда урамнан баручы ике ир-атны яшен суккан

Казан янындагы бер бистәдә яшен сугудан соң ике эшче могҗиза белән исән калган. Хәзер ир-атларга Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә ярдәм күрсәтелә.

Казан янындагы бер бистәдә яшен сугудан соң ике эшче могҗиза белән исән калган. Хәзер ир-атларга Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә ярдәм күрсәтелә.

Яшен сугудан Лаеш районының Столбище авылында ике ир-ат зыян күргән. Аларны ашыгыч ярдәм машинасында РКБга китергәннәр. 39 яшьлек ир-атның тәненең 30 проценты пешкән, ул реанимациядә.

Моннан тыш, 52 яшьлек ир-ат аяклары сызлауга заралана. Аның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading