16+

Татарстанда хоккейчы малай өенә кайткан да үлгән

2025 елның 22 гыйнвар көнне Азнакай районының Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә 11 яшьлек малай вафат булган.

2025 елның 22 гыйнвар көнне Азнакай районының Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә 11 яшьлек малай вафат булган.

Әлеге факт буенча Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан саксызлык аркасында үлемгә китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү версиясе буенча, малай фаҗигагә кадәр егетләр белән хоккей уйнаган. Уеннан соң өенә кайткач, әти-әнисенә хәле китүенә зарланган, шуннан соң алар ашыгыч хезмәтләр чакырткан.

Урынга килеп җиткән медицина хезмәткәрләре реанимация чаралары уздырган, әмма баланы коткарып кала алмаганнар. Булган хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре алып барыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading