16+

Татарстанлылар ялга кайда барган?

Россиялеләр бу җәйдә чит ил сәяхәтләрен үткән ел белән чагыштырганда 7 процентка ешрак сайлаганнар.

Россиялеләр бу җәйдә чит ил сәяхәтләрен үткән ел белән чагыштырганда 7 процентка ешрак сайлаганнар.

Ял өчен иң популяр ил Төркия булып чыккан. Аны безнең ватандашларыбызның 22 проценты сайлаган. Топ-5кә шулай ук Абхазия (10 %), Белоруссия (9 %), Казахстан (8 %) һәм Грузия (6%) кергән. Бу илләргә сәфәрләр саны Европа, Азия, Африка, шулай ук Төньяк һәм Көньяк Америка илләренә суммар туристлар агымына караганда күбрәк булып чыккан. Ә менә иң актив үсешне Вьетнам күрсәткән: быел җәй көне аңа кызыксыну 2,7 тапкырга арткан.

Бу җәйдә татарстанлылар чит илгә ялга үткән ел белән чагыштырганда 15 процентка ешрак киткәннәр. Тулаем ил буенча кебек үк, сәяхәтләр өчен иң популяр юнәлеш Төркия булган - анда республикадан барлык туристларның өчтән бере (32%) киткән. Икенче урында — Абхазия (16%), ә өченчедә – Казахстан (10%).
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading