16+

Татарстанлыларга короновирустан куркырга кирәкме?

Замана, технологияләр һәм фән алга киткән саен, Җир шарында вируслы авырулар да, аларның таралу тизлеге дә арта бара.

Замана, технологияләр һәм фән алга киткән саен, Җир шарында вируслы авырулар да, аларның таралу тизлеге дә арта бара.

Узган елның 31 декабрендә Кытайның Ухань шәһәрендә ачыкланып, берничә көн эчендә яшен тизлеге белән таралган һәм инде 100гә якын кешенең гомерен өзгән короновирус хакында ишетмәгән кеше калмагандыр.

Куркырлык та бит. Гап-гади салкын тию яисә без ияләнеп беткән грипп сыман, әлеге чир кыска вакыт эчендә пневмониягә әйләнергә мөмкин. Иң куркынычы –  вирусның кешедән кешегә һәм хайваннан кешегә дә күчүендә. Әмма Кытайдан кайтартыла торган посылкалар аша короновирус ияртәм дип куркырга кирәкми, ди белгечләр.

Һәр авырудан саклану өчен, табиблар бездә даими рәвештә тикшеренергә һәм прививкаларны вакытында ясатырга өнди. Әмма һәр кеше дә моның әһәмиятен аңлап җиткерми һәм прививкалардан баш тарта. Мисалга, пневмониягә каршы прививка ясатмау сәбәпле, узган ел әлеге авырудан интегүчеләр кискен рәвештә 2,5 тапкырга арткан. Балаларның – 57,6 меңе, ягъни 96,4 процентына прививка ясалган булса, өлкәннәр арасында әле 173 мең кеше бу прививканы ясатмаган.

2016 елдан алып республикада прививкалардан баш тартучылар белән даими эшчәнлек алып барыла. Бу эш нәтиҗәсендә, 17 меңнән артык кеше прививкадан иң элек  баш тартып, аннан кире уйлаган. Әмма Кулланучылар хокукын һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина Әгерҗе, Менделеевск, Нурлат, Чистай район­нарында бу эшләрне активлаш­тырырга киңәш итә.

Өстәвенә республикада бер генә медицина учреждение­лә­ренә дә беркетелмәгән кешеләр дә бар икән. Узган ел шундый 45 мең кешене теркәгәннәр. Әле тагын 140 меңнән артыгын беркетү таләп ителә. Димәк, бу кешеләрнең төрле авырулардан вакцина ясату-ясамаулары хакында тиеш­ле мәгълүматлар юк, дигән сүз. Бу исә үз чиратында башкаларның сәламәтлеген дә куркыныч астына куя. Бигрәк тә Питрәч, Биектау, Лаеш, Тукай, Чистай, Әгерҗе, Түбән Кама районнарында халыкны медицина учреждениеләренә беркетү буенча эшлисе дә эшлисе әле.

Лилия ЛОКМАНОВА

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading