16+

Татарстанны янә балтырган баскан

Быел Татарстанда балтырган (борщевик) баскан территориянең мәйданы 2 663 гектар тәшкил итә.

Быел Татарстанда балтырган (борщевик) баскан территориянең мәйданы 2 663 гектар тәшкил итә.

Бер елда ул 247 гектарга арткан. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән “Бизнес-онлайн” яза.

Министрлык вәкилләре сүзләренчә, май кыраулары балтырганга берничек тә йогынты ясамаган. Ул бик әрсез, эсседән, кыраудан, дымлылыктан, корылыктан курыкмый, теләсә кайсы туфракта үсә, диләр белгечләр. Барыннан да бигрәк балтырган Биектау (699 га), Яшел Үзән (311 га), Лаеш (197 га) һәм Питрәч (158 га) районнары территорияләрен басып алган. Казанга килгәндә, Татарстан Республикасы башкаласында балтырган таралган мәйдан 385 гектар тәшкил итә. 

Бу үләннең кеше организмына никадәрле куркыныч икәнен һәркем белә. Аңа кагылып кына үтү дә тәндә җәрәхәт барлыкка китерергә мөмкин. Үсемлек, гадәттә, торак пунктларда, юл буйларында, чокырларда, су саклау зоналары территориясендә үсә. Быел да, узган елдагы кебек үк, агулы чүп үләненә каршы көрәшкә 25 млн. сум субсидия бүлеп бирелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading