16+

Татарстандагы төрле милләтле егет-кызларын дус-тату яшәргә өйрәтәләр

Бүген дөньяда яшәүче барлык халыкларның да иң зур теләге - сугышны булдырмау, тынычлыкны саклап калу.

Бүген дөньяда яшәүче барлык халыкларның да иң зур теләге - сугышны булдырмау, тынычлыкны саклап калу.

Моның җиңел эш түгеллеген без планетабызның төрле почмакларында әледән-әле кабынучы сугыш учакларыннан да беләбез. Тынычлыкның нигезендә бер-берең белән дус яшәү ятканы һәркемгә мәгълүм. 170 тән артык милләт вәкиле бергә яшәгән Татарстаныбыз өчен дә дуслык, толерантлык көнүзәк мәсьәлә булып тора. Бер-береңнең телен, динен, гореф-гадәтен, йолаларын хөрмәт итү, дус яшәү серләрен замана яшьләренә дә өйрәтеп калдыра алсак, киләчәк көнебез дә тыныч һәм имин булыр. 15-18 ноябрь көннәрендә Казанда узучы "Халыклар дуслыгы - Татарстан байлыгы" дигән IV Республика милләтара яшьләр форумының максаты да шул - Татарстанның төрле милләтле егет-кызларын янәшә дус-тату яшәргә өйрәтү.

2012 елдан бирле Татарстан Республикасы Балалар, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм Татарстан халыклары Ассамблеясының Яшьләр Советы белән берлектә инде дүртенче тапкыр үткәрелә торган әлеге Форумның быелгысына республикабызның барлык шәһәр-районнарыннан, Россиянең 8 төбәгеннән һәм дөньяның 12 иленнән төрле милләт вәкилләре катнаша.

Быелгы форумда дүрт юнәлеш буенча эш алып барабыз, - диде Татарстан Республикасы Балалар, яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының бүлек җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Станислав Каракулов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгындагы матбугат конференциясендә журналистлар каршында чыгыш ясап. - Беренчесе тарих, икенчесе масса-күләм мәгълүмат чараларының компетентлык үзәге, өченчесе - параплан мәйданчыгы, дүртенчесе - кибердружина. Һәрбер юнәлешнең конкрет эше бар. Тарихи мәйданчыкта яшьләр тарихи фактларга, милләтләрнең үзенчәлегенә нигезләнгән, дуслыкны ныгытуга ярдәм итә торган квестлар төзүдә катнашалар. Икенче юнәлештә интернетта милләтәра мәсьәләләрнең куелышын өйрәнеп, мастер-класслар уза. Өченче юнәлеш буенча үзләренең остазлары белән бергә социаль проектлар төзелә. Дүртенче юнәлештә милләтчелек һәм экстремизга каршы көрәш юлларын өйрәнәләр.

- Замана яшьләренең күбесе бүген квест уен формасы белән мавыга. Форумда без дә шул юлны сайладык. Квест коллектив уен, ул яшьләрне милләтләрнең тарихын өйрәнергә һәм үзара дус яшәргә өйрәтер. Моннан кайткач, алар үз төбәкләрендә дә шундый квестлар оештырырлар, - диде форумның тарих юнәлешен җитәкләүче Дарья Гуськова.

Татарстан халыклары Ассамблеясының Яшьләр Советы җитәкчесе Тимур Кадыйров әйтүенчә, чарада катнашу өчен видеролик җибәргән алдынгы фикерле яшьләр сайлап алынган. Форумда Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашыр дип көтелә. Шулай ук Мәскәүдән танылган журналистлар, милләт эшләре буенча Федераль агентлык хезмәткәрләре дә килә.

Төрле милләт вәкилләренең дус яшәү үрнәге булып, ил күләмендә танылган Татарстаныбызда уза торган әлеге форумның 16 ноябрь Халыкара толерантлык көнендә үтүе зур мәгънәгә ия.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading