16+

«Теге дөньядан мәрхүм әнием шалтыратты. 20 мең күчерүне сорый!»

Телефон мошенниклары яңадан-яңа схемаларга күчеп кенә тора.

Телефон мошенниклары яңадан-яңа схемаларга күчеп кенә тора.

Алар россиялеләргә үзләрен үлгән туганнары дип белгертеп шалтыраталар һәм киләчәктә дә гаилә белән элемтәгә керү өчен акча җибәрүләрен сорыйлар. 

Шундый бер вакыйганы "Комсомольская Правда" басмасына Марат исемле ир сөйләгән. Ярты ел элек әнисен җирләгән хатынына ...әнисе шалтыраткан. Имештер, (ә тавышы, чыннан да, бик охшаган) Тибетта тау асты храмында тугызынчы галәм дәрәҗәсендәге галимнәр теге дөнья белән бәйләнеш булган системаны уйлап тапканнар. Ләкин ул система бик кыйммәт, шуңа күрә әле яңа гына әнисен җирләгән кыз шалтыраткан номерга (янәсе. Тибет галимнәренең арадашчысы) кашыгыч рәвештә 20 мең җибәрергә тиеш. Туганнары акча күчерү белән, мәрхүмә хатын тагын шалтыратачак һәм ике минут сөйләшә алачак. 

Сүз уңаеннан, гүр иясе булган хатын бүтән шалтыратмаган. Марат сүзләренчә, хатыны әнисенең тавышын ишетеп шаккаткан, әмма тиздән аңына килгән. Хәзерге заманда ялган тавышның бернинди кыенлыгы юк. Ә менә ышанучан кешеләр шундый кармакка эләгә дә инде. Бу схема 2024 ел башыннан актив кулланыла икән. Сак булыгыз!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

2

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Минем моннан 32 ел элек улгэн ирем кемгэдер бурычка 1 мен акча биргэн булган( как будто). Шул акчаны кучерергэ счет номеры сорадылар. Алресын эйтэм дидем: новый город,кладбище, улиц нет,очень большая сосна растет..,трубку бросили..

    Мөһим

    loading