16+

Телеграмнан татарча файдалан

Телеграм социаль челтәренең интерфейсын татарчалаштыру эше төгәлләнгән. Бу эшкә бер елдан элек үз теләге белән Илгиз Җиһангиров алынган булган.

Телеграм социаль челтәренең интерфейсын татарчалаштыру эше төгәлләнгән. Бу эшкә бер елдан элек үз теләге белән Илгиз Җиһангиров алынган булган.

Ул филолог та, тәрҗемәче дә, хәтта программист та түгел, инженер булып эшли. Әмма Телеграмны татарчага тәрҗемә итүнең татарлар өчен никадәр мөһим икәнен аңлап, шушы эшне башкаруны үз өстенә алган.

- Хәзер Телеграм – дөньяда иң популяр кушымталарның берсе. Күптән түгел Павел Дуров аның белән 900 миллионнан артык кеше файдалана, 60 миллион россияле аны көн саен куллана, дип белдерде. Татарстан турында әйтсәк, Телеграмда 525 канал һәм чат бар. Шуларның 181 каналы – татар телендә, иң популярларында берничә дистә мең кулланучы исәпләнә, - ди Җиһангиров.

Аның сүзләренчә, Телеграмны татарчалартыру татар кулланучылары өчен кушымтада өзлексез тел киңлеге булдыру мөмкинлеге бирә. Шулай ук бу кешеләрне нәкъ менә татарча аралашырга этәрә, ди ул. Моннан тыш, кайбер кешеләр татар телендә булмаган кушымтаны кулланудан баш тарта. Татарча интерфейс бу киртәне бетерә.

Телеграмны татар теленә тәрҗемә итү проектын Татарстан Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты да хуплаган. ИЯЛИ директоры Илгиз Халиков сүзләренчә, татар теленең кулланыш мөмкинлекләрен киңәйтү юнәлешендә башкарылган эшләр сөендерә.  Шул ук вакытта бу эшкә күмәк керешә алмаулары көендерә. 

-    Хәзер тәрҗемәне фәнни күзлектән карап, шомартырга кирәк. Нигездә, эш эшләнгән. Аның базасы бар. Хәзер белгечләргә керешеп, башкарылганны шомартып, тиешле дәрәҗәгә җиткерергә мөмкинлек бар. Институт бу эшкә керешеп китәргә әзер, - диде Илгиз Халиков.

Аның фикеренчә, популяр мессенджерны тәрҗемә итү телне популярлаштыру һәм аның функциональ мөмкинлекләрен киңәйтү өчен кирәк. Бу эшкә тел белгече булмаган кешенең алынуы мактауга лаек, ди ул. 

-    Без телнең функциональлегенә зур бер адым ясыйбыз. Бүгенге көндә без никадәр татар теленең кулланылу даирәсен киңәйтәбез икән, шулкадәр аның киләчәктә үсеш мөмкинлеге күбрәк була, - дип ассызыклады ИЯЛИ директоры.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading