Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сүзләренә караганда, республиканың ветеринария хезмәте терлекләрнең баш саны иң күп булган территориягә хезмәт күрсәтә.
Скопировать ссылку
Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов сүзләренә караганда, республиканың ветеринария хезмәте терлекләрнең баш саны иң күп булган территориягә хезмәт күрсәтә.
Әлеге мәгълүматны ул Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе һәм Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең еллык коллегиясе вакытында җиткерде.
Россиядә эпизоотик хәл катлаулы булганлыктан, узган ел да ветереринария белгечләренә зур тырышлык куеп эшләргә туры килгән. 2018 елда белгечләр 4,5 млн вакцина ясаган. Ләкин алып барылган саклану чараларына карамастан, узган елның июлендә республиканың Идел буе зонасының алты районында кош гриппы ачыкланды. Нәтиҗәдә, 1 меңгә якын кош-корт юк ителде.
Бүгенге көндә республика терлек һәм кош-кортлар арасында тарала торган куркыныч авырулар буенча имин булып санала. Соңгы елларда мөгезле эре терлекләрдә нодуляр дерматит авыруын алып керү һәм таралу куркынычы зур иде. Моны булдырмас өчен 2018 елның беренче кварталында республика бюджетыннан 800 меңнән артык мөгезле эре терлеккә вакцина ясалды, – диде Алмаз Хисаметдинов.
Ә менә республиканың терлекчелек тармагында мөгезле эре терлекләрнең лейкоз белән авырулары иң авырткан мәсьәләләрнең берсе булып кала бирә. Бүгенгә терлекләрнең 11 проценты лейкоз авыруы белән авырый.
Соңгы 4 елда терлекләрнең лейкоз белән авыру очракларын ун процентка киметә алсак та, эшебездән канәгать түгелбез, – дип билгеләп узды ул.
Әлеге проблемага бармак аша гына караган районнарга да шелтә эләкте. Мәсәлән, лейкоз белән авырый торган терлекләрнең иң күбе Нурлат, Кама Тамагы һәм Бөгелмә районнарында исәпләнә. Мондый начар күрсәткечле районнар янәшәсендә уңышка ирешкәннәре дә бар. Мәсәлән, Түбән Кама, Тукай, Теләче, Биектау, Сарман районнарында терлек саннарын югалтмыйча да, лейкоз белән авыру очракларын киметә алганнар.
Комментарийлар